Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов: чүп-чар яндырганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен зур штрафлар яный

    Мәгълүмат чаралары көн саен диярлек илнең әле теге, әле бу төбәгендә янгыннар чыгу хакында хәбәр итәләр. Урманнар яну очраклары да бар. Ә ут-күзнең байтагы чүп-чар һәм кипкән үләннәрне яндырганда саклык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыга.

    Бакча эшләре, кагыйдә буларак, чүп-чар һәм үлән калдыкларын яндырудан башлана. Бәла-каза чыгармас өчен моны ничек дөрес эшләргә соң? Районара янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис ИНСАПОВ киңәшләренә колак салыгыз.

    Ачык урында учак тергезү өчен ким дигәндә 0,3 метр тирәнлектә һәм 1 метр диаметрлы баз казырга кирәк. Яисә 1 кубометрдан зуррак булмаган күләмле металл савыт файдаланырга була. Учак ылыслы урманнан – 100 метр, яфраклы урманнан – 30 метр, каралты-куралардан 50 метр ераклыкта булсын. Учак тирәсен 10 метр радиуста кипкән үләнннән, чыбыклардан һәм бүтән янучан материаллардан чистартырга кирәк. Чүп-чарны яндыручы янәшәдә зур мичкә белән су, ут сүндерү җайланмасы булуын кайгыртырга, ул-бу булса шылтырату өчен мобиль телефоны булырга тиеш.

    Чүп-чарны яндырып бетергәч учак сүндереп, урынына су яисә ком, туфрак сибү зарур.

    Торфлы урыннарда, янгынга каршы махсус режим чорында, көчле җил булганда, ылыслы агачлар ябалдашлары астында чүп-чар яндыру тыела.

    Учак тергезү өчен төрле сыеклыклар кулланганда аеруча сак булыгыз. Еш кына мондый сыеклыкларның савытлары сыйфатсыз пластиктан эшләнгән була. Файдаланганда ярылып китсә, ут кабу һәм пешү котылгысыз.

    Янгынга каршы таләпләрне үтәмәү беренче чиратта кешенең сәламәтлегенә, тормышына һәм милкенә яный. Ә бит район авылларындагы корылмаларның күпчелеге агачтан эшләнгән. Бәла-каза чыгарган очракта җинаять җаваплылыгына  тарту да мөмкин.

    Янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәгән өчен штрафлар да каралган. Аерым кешеләргә ул 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 6-15 мең, юридик затларга – 150-200 мең сум.

    Шул ук гамәлләр янгынга каршы махсус режим чорында эшләнсә, гражданнарга 2-4 мең сум, вазыйфаи затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга – 200-400 мең сум штраф салу каралган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: