Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы ЗАГС бүлегендә ноябрьдә яңа туган дүрт бала теркәлгән, бер пар никахлашкан

    ​​​​​​​Ноябрьдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган дүрт бала теркәлгән, бер пар никахлашкан.

    Ай дәвамында 3 гаилә аерылышкан, 24 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле бүлектә 128 бәбине исәпкә алганнар, 72 пар язылышкан. Тик менә 11 айда 42 гаилә таркалган, 271 кеше вафат булган.

    Чагыштыру өчен: узган елның ноябрендә 10 бәби (ел башыннан – 99) теркәлгән, 5 гаилә  (ел башыннан – 83) төзелгән, 4 пар (34) араларын өзгән, 25 кеше (275) арабыздан киткән.

                                                                    ***

    Ноябрьнең соңгы көнендә район ЗАГС бүлегендә Югары Әлки егете Альфред Шәрапов һәм Чуаш Кичүеннән Илүсә Хәмидуллинаның законлы никахлары теркәлде.

    Альфред эшмәкәр Шәйхетдиновлар предприятиесендә, ә Илүсә Юхмачы икмәк пекарнясында хезмәт куялар. Яшьләр районда төпләнергә, Югары Әлкидә яшәргә ниятлиләр. Димәк, районыбызда тагын бер яшь гаилә артты.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: