Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Йолдызлар симфониясе” Халыкара конкурс-фестивалендә җиңүләр яулаган. ФОТО

    6-9 апрельдә Казанда узган "Йолдызлар симфониясе" Халыкара конкурс- фестивалендә безнең балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары уңышлы чыгыш ясаган.

    Мәктәп укытучыларының "Вдохновение" ансамбле бәйгенең икенче дәрәҗә лауреаты булган. Ә Алмаз Сафиуллин беренче дәрәҗә лауреат исеме алган. Аделина Хәйруллина өченче дәрәҗә лауреат булуга ирешкән. Сәминә Камалова - беренче дәрәҗә дипломант, Данил Әһлиуллин (ул "хромка" гармунында уйнаган) икенче дәрәҗә дипломант булганнар. Җиңүчеләрнең җитәкчеләре - Алсу Сутягина, Алмаз Сафиуллин һәм Рәзинә Гомәрова.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: