Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Геройлар көнендә волейбол ярышлары

    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Ватан геройлары көненә багышлап Базарлы Матакта гимназия һәм урта мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары оештырды. Ярышлар киеренке булды, чөнки ике мәктәпнең дә җиңүгә омтылышы бик зур иде. Нәтиҗәләр мондый: беренче урынны гимназия малайлары һәм урта мәктәп кызлары яулады. Икенче урыннарда, киресенчә, мәктәп кызлары һәм малайлары...

    "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Ватан геройлары көненә багышлап Базарлы Матакта гимназия һәм урта мәктәп укучылары арасында волейбол ярышлары оештырды. Ярышлар киеренке булды, чөнки ике мәктәпнең дә җиңүгә омтылышы бик зур иде.

    Нәтиҗәләр мондый: беренче урынны гимназия малайлары һәм урта мәктәп кызлары яулады. Икенче урыннарда, киресенчә, мәктәп кызлары һәм малайлары командалары. Җиңүчеләргә бүләкләрне дә "Бердәм Россия" партиясе бүлекчәсе әзерләгән иде. Аларны партиянң җирле башкарма комитеты җитәкчесе Алия Дәминова тапшырды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: