Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа ел белән, ветеран!” акциясе үткәрә

    Район мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәләр. Бал-маскарадлар 30-31 декабрь кичләрендә узачак. Чыршылар куелган, матур итеп бизәлгән. Мәдәният хезмәткәрләре клублар тирәсен дә ямьләгәннәр - кардан-боздан әкият геройлары сыннарын ясап куйганнар. Апак, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Каракүл, Бибай Чаллысы клублары янындагы фигуралар бигрәк тә күркәм. Алар ерактан игътибарны җәлеп итеп торалар. Авыл...

    Район мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнәләр.

    Бал-маскарадлар 30-31 декабрь кичләрендә узачак. Чыршылар куелган, матур итеп бизәлгән. Мәдәният хезмәткәрләре клублар тирәсен дә ямьләгәннәр - кардан-боздан әкият геройлары сыннарын ясап куйганнар. Апак, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Каракүл, Бибай Чаллысы клублары янындагы фигуралар бигрәк тә күркәм. Алар ерактан игътибарны җәлеп итеп торалар.

    Реклама

    Авыл клублары хезмәткәрләре быел "Яңа ел белән, ветеран!" акциясе дә оештыралар. Бюджеттан тыш эшчәнлек хисабына тупланган акчаларга бүләкләр сатып алганнар, бәйрәм көннәрендә өлкәннәрне, инвалидларны Яңа ел, Раштуа белән котларга җыеналар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: