Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 6 октябрьдә өлкәннәр арасында “Казан өчен тавыш бирәбез” акциясе үткәрелә

    6 октябрьдә Базарлы Матактагы үзәк ял паркында "Казан өчен тавыш бирәбез" дигән акция үткәрелә. Бу чара Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла. Районның барлык авылларыннан җыелган өлкәннәребез 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренеше булсын өчен тавыш бирәчәк. Кесә телефоннарыннан тавыш бирергә аларга мәктәп балалары ярдәм итәчәк. Акция барышында укучыларның флешмоб күрсәтүе,...

    6 октябрьдә Базарлы Матактагы үзәк ял паркында "Казан өчен тавыш бирәбез" дигән акция үткәрелә.

    Бу чара Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырыла. Районның барлык авылларыннан җыелган өлкәннәребез 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренеше булсын өчен тавыш бирәчәк. Кесә телефоннарыннан тавыш бирергә аларга мәктәп балалары ярдәм итәчәк. Акция барышында укучыларның флешмоб күрсәтүе, мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән чыгыш ясавы күздә тотыла. Өлкәннәр арасында "Күңелле стартлар" бәйгесе дә оештырыла. Аннан соң акциядә катнашучылар чәй мәҗлесенә чакырылачак.

    * * *

    Реклама

    Казан күренешләре 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда басылып илгә таралсын, республикабыз башкаласын Россия халкына танытсын өчен тавыш бирүдә барыбыз да катнашыйк.

    Вакыт аз калып бара. Бәйге 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: