Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында авыл җирлекләре рейтингын төзегәннәр

    Авыл җирлекләренең соңгы атна эшчәнлеге буенча (14 ноябрьгә) төзелгән рейтингта беренче урынны бу юлы да Иске Алпар җирлеге үз кулында тота. Икенче-өченче мактаулы урыннарда Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Ә менә Юхмачы, Кошки, Апак, Түбән Әлки, Иске Хурада җирлекләре эшчәнлеге иң түбән бәяләнгән. Рейтинг төзелгәндә җирлекләр башкарма комитетларының...

    Авыл җирлекләренең соңгы атна эшчәнлеге буенча (14 ноябрьгә) төзелгән рейтингта беренче урынны бу юлы да Иске Алпар җирлеге үз кулында тота.

    Икенче-өченче мактаулы урыннарда Иске Камка һәм Иске Чаллы авыл җирлекләре. Ә менә Юхмачы, Кошки, Апак, Түбән Әлки, Иске Хурада җирлекләре эшчәнлеге иң түбән бәяләнгән.

    Реклама

    Рейтинг төзелгәндә җирлекләр башкарма комитетларының салым җыю, электрон хуҗалык кенәгәсе буенча эшләү, буш өйләрне рәсмиләштерү, шәхси сектордан сөт хәзерләү, сыерларны ясалма орлыкландыру, республика программаларында катнашу кебек эшчәнлек нәтиҗәләре исәпкә алынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: