Реклама
Быел Базарлы Матактагы "Ромашка" һәм Чуаш Кичүе авылы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак. Әлеге бакчаларның икесе дә шактый тузган, ныклап төзекләндерүгә мохтаҗ. Биналарның ишек-тәрәзәләрен, түбәләрен, идәннәрен алыштыру, җылылык һәм суүткәргеч системаларын яңарту күздә тотыла. "Ромашка"да -128, Чуаш Кичүе бакчасында 35 бала тәрбияләнә. Ремонт вакытында аларны башка бакчалар кабул итәчәк.
Быел Базарлы Матактагы "Ромашка" һәм Чуаш Кичүе авылы балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак.
Әлеге бакчаларның икесе дә шактый тузган, ныклап төзекләндерүгә мохтаҗ. Биналарның ишек-тәрәзәләрен, түбәләрен, идәннәрен алыштыру, җылылык һәм суүткәргеч системаларын яңарту күздә тотыла. "Ромашка"да -128, Чуаш Кичүе бакчасында 35 бала тәрбияләнә. Ремонт вакытында аларны башка бакчалар кабул итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз