Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында җәен дә файдаланып булырлык пластик хоккей тартмасы төзеләчәк

    2017 елда Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында пластик хоккей тартмасы төзү күздә тотыла. Әлеге спорт корылмасы районга республика программасы нигезендә бирелә. Хоккей тартмасы гадәти түгел, 60х30 метр зурлыктагы уен кырына тулысынча резина түшәлә. Бу аны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Әйтик, җәен биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол да...

    2017 елда Базарлы Матакта район мәдәният йорты янында пластик хоккей тартмасы төзү күздә тотыла.

    Әлеге спорт корылмасы районга республика программасы нигезендә бирелә. Хоккей тартмасы гадәти түгел, 60х30 метр зурлыктагы уен кырына тулысынча резина түшәлә. Бу аны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Әйтик, җәен биредә мини-футбол, баскетбол, волейбол да уйнап булачак. Әлеге универсал мәйданчыклар хоккей һәм футбол капкалары, баскетбол кәрҗине, волейбол ятьмәсе элә торган баганалар белән тәэмин ителә. Моннан тыш, кышын җылытыла торган киенү-чишенү бүлмәсе, 100 тамашачыга исәпләнгән трибуна, яктырткычлар да булачак. Пластик тартманы сафка бастыру 7,3 миллион сумга төшә.

    Реклама

    Әлеге яңа корылманы файдалануга тапшыргач районда хоккей, тимераякта шуу кебек спорт төрләре халык арасында киңрәк таралыр һәм көчле командалар тупланыр дигән ышаныч бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: