Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Хәвефсез тәгәрмәч” дәресләре үткәрелә

    Әхмәт мәктәбендә район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балалар белән "Хәвефсез тәгәрмәч" укулары үткәрделәр. Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзия … укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Балалар киемдәге яисә букчадагы яктырткыч (светоотражающий) элементларның караңгыда юл хәвефсезлеге өчен әһәмиятле булуы хакында бик кызыксынып тыңладылар. ЮХИДИ инспекторлары җәйге каникул вакытында юлларда аеруча сак булу,...

    Әхмәт мәктәбендә район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балалар белән "Хәвефсез тәгәрмәч" укулары үткәрделәр.

    Реклама

    Рәфис Хатыйпов һәм Рәмзия … укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында тәфсилләп сөйләделәр. Балалар киемдәге яисә букчадагы яктырткыч (светоотражающий) элементларның караңгыда юл хәвефсезлеге өчен әһәмиятле булуы хакында бик кызыксынып тыңладылар. ЮХИДИ инспекторлары җәйге каникул вакытында юлларда аеруча сак булу, велосипедта йөргәндә тиешле кагыйдә һәм таләпләрне үтәү зарурлыгын да балаларга үтемле итеп аңлаттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: