Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Сугышчы” клубы үз-үзеңне якларга өйрәтә

    Рухи һәм физик яктан нык, көчле, батыр булырга теләүчеләрне "Сугышчы" клубы "Алинә" спорт залына чакыра.

    Реклама

    Биредә сугышчан каратэ, самбо, башка шундый спорт төрләре белән шөгыльләнергә, үзеңне ничек якларга, һөҗүм итүчеләр берничә булганда ничек сакланырга, гадәттән тыш хәлләрдә ничек исән калырга өйрәтәләр. Мондый күнекмәләр һәркемгә кирәк булырга мөмкин. Армия хезмәтенә әзерләнүчеләргә бигрәк тә. Клуб инструкторы Геннадий Вассунов шуңа охшашлы эшчәнлек алып баручы түгәрәкләрне хезмәттәшлеккә өнди.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: