Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында терлекчелек бинасы янган

    17 июльдә кичке сәгать 7 тирәсендә Югары Матак авылында терлекчелек бинасында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр ут белән өч сәгать көрәшәләр. Кичке 10 да гына янгын тулысынча сүндерелә. Әлеге бинада соңгы елларда маллар асралмаган. Ферманың бер өлеше таштан, икенче өлеше агачтан төзелгән булган. Уттан бинаның кыегы һәм агач стеналары зыян күргән....

    17 июльдә кичке сәгать 7 тирәсендә Югары Матак авылында терлекчелек бинасында янгын чыга.

    Янгын сүндерүчеләр ут белән өч сәгать көрәшәләр. Кичке 10 да гына янгын тулысынча сүндерелә.

    Реклама

    Әлеге бинада соңгы елларда маллар асралмаган. Ферманың бер өлеше таштан, икенче өлеше агачтан төзелгән булган. Уттан бинаның кыегы һәм агач стеналары зыян күргән. Ферма электр утыннан өзелгән булган. Янгын балаларның шырпы белән шаяруы аркасында чыккан дигән фараз бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: