Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында уйгырлар яшы

    Моннан берничә ел элек Үргәгар авылына яңа кешеләр килеп төпләнә. Киргыз ягыннан икән, үзләре ниндидер уйгурлар, диннәре мөселман икән, дип бераз сагаебрак кабул итәләр бу гаиләләрне үргәгарлылар. Тора-бара күнегәләр - дөньясы әнә нинди бит, СССР дигән уртак түбәбез ишелеп төшкәч, элеккеге тугандаш республикалардан кубып, әрмәне, үзбәге, таҗигы Россиягә елыша. "Язмыш...

    Моннан берничә ел элек Үргәгар авылына яңа кешеләр килеп төпләнә. Киргыз ягыннан икән, үзләре ниндидер уйгурлар, диннәре мөселман икән, дип бераз сагаебрак кабул итәләр бу гаиләләрне үргәгарлылар. Тора-бара күнегәләр - дөньясы әнә нинди бит, СССР дигән уртак түбәбез ишелеп төшкәч, элеккеге тугандаш республикалардан кубып, әрмәне, үзбәге, таҗигы Россиягә елыша. "Язмыш кайда гына йөртми адәм баласын",-диешә хуҗалар. Һәм, ачык күңел күрсәтеп, уйгурларны үз араларына алалар.

    Яңа күршеләрнең берсе Абдуманнаб Мамажанов бик ачык, сөйләшергә ярата торган кеше булып чыкты. Ул Джалабад шәһәреннән икән, алты малай, өч кызлы зур гаиләдә үскән. Бик яшьли әнисен югалткан, малайны апалары карап үстергәннәр. Әтисе кабат өйләнеп караган, әмма яшь хатын ятим балаларга бик коры, каты күңелле булганлыктан тизрәк аерылырга булган.

    -Туган җиребез Кыргызстанны да, Джалалабадны да өзелеп яратам, минем анда туганнарым, якыннарым яши. СССР вакытында тормышыбыз таза, һәркем эшле дә ашлы да иде. Әмма Советлар иле таркалуга, бездә дә үзгәрешләр башланды. Яхшы якка булмады шул алар. Дҗалалабадта берничә завод, комбинат эшләп тора иде, алар да бетте. Эшсез калдык. Нишлик, туып үскән җирләребездән аерылырга мәҗбүр булдык,-дип моңсуланып китеп сөйли Абдуманнаб.

    -Белүемчә, безнең Татарстанда да Кыргыз иленнән килүчеләр бик күп,-дип сүземне кыстырып куям мин.

    -Әйе, шулай. Элек Кыргызстанда биш миллионнан артык кеше яши булган, хәзер шуның яртысы гына калган - кем кая таралышып беткән. Ә бит бездә табигате дә искиткеч, салкын кышлары да юк, эш булса рәхәтләнеп яшәр иде халык,-дә әңгәмәдәшем.

    -Үзебезнең дә Кыргыз якларында туганнарыбыз бар, бик тә гаилә җанлы кешеләр. Сездә бит әти-әни, өлкәннәр абруе аеруча югары бугай…

    -Дөрес әйтәсез, ата сүзе гаиләдә закон, ул ничек әйтә, шулай булырга тиеш. Мин менә армиядән кайттым да, әти кушкач, ул күрсәткән кызга өйләндем. Шөкер, хатыным әйбәт булды, бер-беребезне хөрмәтләп яшибез. Мин кайда, ул да шунда,-ди Абдуманнаб. Ул еракта калган туганнары белән һәркөн хәбәрләшеп, скайп аша сөйләшеп торуларын әйтә. Үргәгарда да безнең районда төзелештә эшләүче Җасур туганы чакыруы белән килгән икән бит алар.

    -Мин сезнең якларга 2013 елда килеп, халкыгызны бик ошатып киттем һәм монда төпләнергә карар кылдым. Туган яклардан хатыным белән 2000 нче елда ук киткән идек инде, башта Себердә, Омск шәһәрендә яшәдек. Ул якларга күченүчеләр өчен җайлы программа бар, гражданлык алуы да ансатрак. Әмма тирә-ягыбызда кардәшләребез булмау күңелне суытты. Үргәгарда бит мөселманнар яши, мәчет бар,хәзрәт тә бик әйбәт кеше. Мәчеткә йөрибез, улларыбызны да калдырмыйбыз. Телләребез охшаган, татарча өйрәнеп киләбез. Сез, татарлар, ачк күңелле, әйбәт кешеләр икән. Без менә килгәннән бирле бер каты сүз, кыек караш ишеткән-күргәнебез юк. Киресенчә, күршеләр, авылдашлар гел булышып тора үзебезгә. Марат абый Гыйбадуллин, Әсхәт абый Сафиуллин, Рафик абый, башкалар - алтын кешеләр,-дип мактый күршеләрен Абдуманнаб.

    Ул күп балалы әти генә түгел, дәү әти дә икән инде. Кызы Надирәне үз якларына кунакка кайткач, димләп кияүгә алганнар. Яшьләр Кыргызстанда калмаган, кияүне дә Россиягә алып килгәннәр. Самара якларында төзелештә эшли икән хәзер Авазбек. Нәни кызлары Мөбинә инде бездә туган, Үргәгарда демографияне "үстерешкән".

    Реклама

    Уллары Абдулазиз армиядә, Псковта. Җәйгә кайтуын көтәләр. Егет бик әйбәт хезмәт итә икән, командирларыннан рәхмәт хатлары килеп тора, инде үзе дә отделение командиры булган, контракт төзеп, хәрби хезмәткәр булырга ди исәбе. Икенче уллары Абдусалом Базарлы Матакта гимназиядә укый, татарчаны да, рус телен дә әйбәт үзләштергән, туган телен дә белә.

    -Яхшы укый малай. Бабасы кебек, машинист булыр дип уйлыйм. Поездлар йөртәчәк әле ул безнең,-ди әти кеше, горурланып. Һәм үзенең дә планнары белән уртаклаша.

    -Исәбем - алга таба терлекчелек белән шөгыльләнү. Үгезләр симертәсе, зур йорт белән яшисе иде,-ди ул.

    Әйткәнемчә, Үргәгарда Мамаҗановлар бердәнбер уйгурлар түгел. Биредә Җасурлар,,

    Машран һәм Насибохоннар гаиләләре дә яши. Дус-туганнар алар. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрләр. Әле менә мартта Нәүрүзне билгеләп үткәннәр, күршеләрен дә чакырып, сумалек пешереп сыйлаганнар. Уйгурларның милли ашлары пылау, лагман, журпа, дөге ашы да булган табыннарында.

    -Безнең язмышыбыз хәзер биредә языла. Балаларыбыз өчен Татарстан, Россия туган ил, туган як булды. Рәхмәт сезгә, безне сыендырдыгыз, киң күңеллелек күрсәттегез, ди Абуманнаб якташларының барысы исеменнән

    …Менә шулай! Кайчан гына, 10-20 ел элек, Әлки җирендә рус, татарлар һәм чуаш бер гаилә булып яши, дип яза идек. Хәзер инде гаиләләребез зурайды - бездә таҗиклар да, әрмәннәр дә, башка милләт вәкилләре дә ел саен арта тора. Һәм инде уйгурларыбыз да бар. Глобальләшү дигәннәре безне дә читләтеп үтми. Бердәм һәм тату яшик яңа күршеләр белән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: