Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында яшәүчеләрнең күбесе салымнарын түләп куйды инде

    Һәр йортка диярлек транспорт, җир, милек өчен салым түләү квитанцияләре килде. Күпләр инде шунда ук салымнарын каплап та куйдылар. Быел әлеге салымнарны түләү өчен шактый аз вакыт бирелә. Квитанцияләр күптән түгел генә өләшенсә дә, бу эшне 1 декабрьгә чаклы башкарырга кирәк. Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, дип юкка гына әйтмиләр....

    Һәр йортка диярлек транспорт, җир, милек өчен салым түләү квитанцияләре килде.

    Күпләр инде шунда ук салымнарын каплап та куйдылар. Быел әлеге салымнарны түләү өчен шактый аз вакыт бирелә. Квитанцияләр күптән түгел генә өләшенсә дә, бу эшне 1 декабрьгә чаклы башкарырга кирәк.

    Реклама

    Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, дип юкка гына әйтмиләр. Мондый бурычларыңны вакытында капламасаң, пеня да өстәлеп, тагын да зуррак акча чыгарырга туры килүе бар. Салымнарны электрон юл белән күчерү дә бик отышлы. Шулай ук банклар, почта бүлекләре аша да бурычыңны капларга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: