Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган

    Районда 103 кеше ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергән датадан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук...

    Районда 103 кеше ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны әлеге карар законлы көченә кергән датадан соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләү зарур. Бу - закон таләбе, аны үтәмәгән, ягъни штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән кешегә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе нигезендә административ материал төзелә. Шулай итеп, штрафыңны ике ай эчендә түләмисең икән, аны ике тапкыр арттырып (әмма бер мең сумнан да кимрәк түгел) түләргә тиеш буласың. Я булмаса 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр җәзасы бирелә.

    Реклама

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, районда штрафларын вакытында түләмәгән 38 кеше административ кулга алынган, 6 сы мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. 42 кеше исә "онытылган" штрафын икеләтә түләргә мәҗбүр булган. Җиде кешегә карата административ эш хәзер судта карала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: