Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан Илнур Шагалиев – йөзгә якын җыр авторы. ФОТОЛАР

    "Күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин сүзләренә язылган ноталы җырлар тупланган "Миләшле йорт" китабында

    Базарлы Матакта яшәп иҗат итүче үзешчән композитор, автор-башкаручы Илнур Шагалиевның алты көе урын алган. Ә шагыйрьнең юбилеена багышланган кичәгә күчтәнәч итеп ул тугыз җыр ноталарын алып килгән. Рәхмәт яусын!" - дип яза Чаллыдан журналист Фәния Хамматова. Әлеге мәкаләдә райондашыбыз, баянчы-аккомпаниатор Илнур Шагалиев турында сүз баруын укучыларыбыз аңлагандыр инде.
    Көйләре китап аша таралыр
    Илнур күптән түгел Чаллыда шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 75 ел тулуга һәм аның шигырьләренә язылган җырлар китабын тәкъдир итүгә багышланган зур кичәдә катнашкан. "Микрофонын кулында бөтереп килеп чыгуга җыйнак гәүдәсе белән бар сәхнәне тутырып куйды да җырлый башлауга ук тамашачыларны үзенә әсир итте. Әлки тиклем җирдән килгән егетнең тагын берәр җыр башкаруын көтсәләр дә, регламент тыгыз иде шул…" дип бәян итә автор.
    Кадыйр Сибгатуллинның шигырьләренә Илнур 2004 елда Чаллыда уздырылган үзешчән композиторларның "Чишмәләр" дип исемләнгән төбәкара фестивале көннәрендә юлыга. Әлеге җыенда алар Ринас Шиһапов белән катнашканнар, икесе дә үз җырларын башкарганнар.
    -Шигырь китаплары тәкъдим итеп торучы ападан Кадыйр Сибгатуллин җыентыгын алып карый башлауга, "Сиреньнәр" дигән шигырьгә күзем төште. Һәм шул мәлдә үк шигырь юллары күңелемдә көйгә салына да башлады,-дип сөйли Илнур үзе.
    "Сиреньнәр"нең "кул арты" җиңел була. Бер-бер артлы Кадыйр Сибгатуллинның "Чамалап үт", "Әйлән-бәйлән", "Соң түгел", "Син кирәк", "Баш куясы иде алларыңа" дигән шигырьләренә дә музыка яза райондашыбыз.
    Чаллы тамашачысы, сәнгать әһелләре Илнурның җырларын бик яратып кабул итәләр, шыгрым тулы концерт залы аны алкышларга күмә.
    "Дүрт яшемнән гармун уйныйм"
    Гармунчылар гомер-гомергә тансык һәм дәрәҗәле булды. Бер генә бәйрәм, тантана һәм мәҗлес тә алардан башка үтмәс иде. Хәзер дә гармунчы һәм баянчының кыйммәте, аларга булган ихтыяҗ һич кенә дә кимемәде. Заманча музыка җиһазлары ничек кенә күп булса да, аларның берсе дә гармун һәм баянның тере һәм тылсымлы аһәңен алыштыра алмый. Баянчы әле җырга да оста булса… Бу уен коралларының серен белү, аларны сандугачтай сайрата алу сәләте дә бик сирәкләргә бирелгән шул. Һәм бу сәләт нигездә нәселдән күчә.
    Казанда туып, балачагы Яңа Чаллы, Базарлы Матак авылларында үткән Илнур дәү әни-дәү әтисе тәрбиясенә кинәнеп, ямьле табигать кочагында хозурланып үсә. Аның сабый күңеле кошлар сайравын, чишмәләр челтерәвен дә, халкыбызның моңнарын да үзенә сеңдерә. Ике дәү әтисе дә җырга оста була. Әтисенең әтисе - Бөек Ватан сугышында катнашкан гайрәтле һәм эшчән-булдыклы Габделхак аганың малайга йогынтысы бигрәк тә зур була. Озын халык көйләрен яратып җырлый, "тальян", "хромка" гармуннарында "өздерә" торган бабасы янында дүрт яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә Илнур. Радиодан яңгыраган җырларны тыңлап, аларны бер уйнап карауда отып ала ул. Алай гынамы, кеп-кечкенә чагыннан абыйларын частушка-такмаклар уйнарга өйрәтә. Авылда бер генә концерт һәм бәйрәм дә, егетләрне армиягә озату кичәсе дә Илнурдан башка узмый. Яшьләр арасында абруе бигрәк тә зур була. Үзе гармун артыннан чак-чак күренгән бәләкәй малай егетләр-кызларны кич буе җырлата-биетә. Улының сәләтен күреп, әтисе Габделхай аны район үзәгендәге музыка мәктәбенә урнаштыра, гармун алып бирә. Егет төрле уен кораллары белән кызыксына, аларда уйнарга өйрәнә.
    Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач, Илнур Алабуга мәдәният училищесында татар халык уен кораллары иҗаты белгечлеген алып чыга. Аннан соң Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. Ул профессиональ аккомпаниатор, гармунда (шулай ук авыз гармунында), баянда, курайда оста уйный.
    Казанда укыганда ул озын толымлы, чибәр, үткен Минзәлә кызы Әлфиягә гашыйк була, һәм яшьләр язмышларын бергә бәйлиләр. Талантлы музыка белгеченә һәм югары белемле чит телләр укытучысына шәһәрдә эш тә тәкъдим итәләр, шунда төпләнеп калырга да кыстыйлар. Әмма Илнурның күңеле туган ягына тарта. Бүген алар - районыбызның алыштыргысыз белгечләре. Илнур балалар музыка мәктәбендә укучыларын баян һәм халык уен кораллары буенча музыка серләренә өйрәтә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә җыр дәресләре дә алып бара. Ә Әлфия Равил кызы - гимназия директоры урынбасары, районның иң яхшы педагогларының берсе. Алар ике ул, бер кыз үстерәләр.
    Талантка ярдәм кирәк
    Илнур Шагалиев - йөзгә якын җыр авторы.
    -Иң беренче җы-рымны районда эшли башлаган елны яздым, - ди Илнур. - Әниләр көне үткәрергә әзерләнгәндә җыр кирәк булды да, Марат абый Хәмитов сүзләренә тәвәккәлләп "Әнкәйләрнең хәтере калмасын" дигән көй иҗат иттем. Шуннан китте инде… Кадыйр Сибгатуллин, Ринат Харис, башка шагыйрьләр шигырьләренә язылган көйләрем бар. Мин шигырьләр укырга яратам. Ә көйгә салынасы шигырь әллә каян күзгә бәрелә. Аның сүзләре үк "җырлап" тора, үзенә тарткан "энҗе бөртеге" була. Тора-бара ничектер үзем дә җыр сүзләре яза башладым. Бүген көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иткән 20 җырым бар.
    Марат Хәмитов сүзләренә язылган "Гимназия гимны" да - Илнур Шагалиевныкы. Соңгы вакытта сәхнәдән "төшмәгән", күбесенчә Ринас Шиһапов башкаруында яңгыраган "Без - әлкиләр" дигән җырның исә көен дә, сүзләрен дә Илнур иҗат иткән икән бит. Көйләренә, җыр сүзләренә ул күңел кичерешләрен, хис-тойгыларын сала. "Кайвакыт булачак җырымны төшемдә күреп уянам",-ди.
    Ул җырларын нигездә үзебезнең үзешчәннәргә тәкъдим итә. Күбесен Ринас Шиһапов, Гөлфирә Нургалиева сәхнәдән яңгыраталар.
    Билгеле, теләсә кайсы талант иясенең үзенең иҗат җимешләрен киңрәк аудиториядә яңгыратасы, халыкка җиткерәсе килә. Әмма бүген, мәгънәсез сүзләргә язылган "бер көнлек" җырлар сәхнәне һәм эфирларны басып алган заманда, әсәрне дискка яздыру, радио һәм телевидениедән яңгырату җиңел түгел. Күп нәрсә акчага килеп төртелә. Илнур күптән түгел Казанда Рөстәм Сәрвәровның "Аксу" студиясендә берничә җырын яздырып кайткан анысы. Аның хыялы - музыка җиһазлары сатып алып, үз студиясен булдыру.
    Соңгы вакытта Илнур Шагалиев район сәхнәсендә дә сирәк күренә. Ә бит тамашачы аны ярата, музыка коралларында уйнавын да, үз җырларын башкаруын да көтеп алучылар, аның иҗатына мөкиббәннәр бик күп.
    "Талантсызлар ертлачланып үз-үзенә юл яра ул, ә менә талантлыларга ярдәм итәргә кирәк" дигән бер акыл иясе. Чын сәләткә ия булганнар тыйнак та була шул. Андый талантларыбызны күрә, бәяли, күтәрә белергә, иҗатларын халыкка күрсәтергә ярдәм итәргә, аларга сәхнәне күбрәк бирергә кирәк безгә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: