Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан Әсәдулла Хисмәтов фронтка 1942 елнда алына

    Шундый кешеләр була: бер тапкыр күреп сөйләштеңме, аны инде оныта алмыйсың, ниндидер сөйкемле ягы белән күңелеңнең почмагын яулый да куя.

    Түбән Әлкидән Әсәдулла ага Хисмәтов та шундый: кечкенә генә буйлы, җитез бу бабайның түп-түгәрәк йөзенә, кысык күзләренә якты елмаю әйтерсең бөтенләйгә кунган да, йоклаганда да сүнми кебек. "Җырла әле, Әсәдулла абый, дисәң, һич ялындырмый, көй суза. Сөйлә әле үткәннәреңне, дисәң, түземлегеңне тупла да, тыңла, ул хәтере почмакларыннан тартып чыгарып каршыңа әллә кайчан булган вакыйгаларны тезә генә.
    Җиңү бәйрәме алдыннан кабат күрәсем килде Әсәдулла абыйны. Чөнки ул бит сугышта турыдан-ту-ры катнашкан, каты яраланган, шулай да 1947 елга кадәр хезмәт иткән ветераныбыз. Тик менә авырып киткән икән бит бабакай, район хастаханәсендә дәваланып ята. Кызы Рәмзия белән сөйләшеп, Әсәдулла аганың хәлен белергә хастаханә палатасына килдем.
    -Бераз исәнлекне ремонтлатып алыйм, дигән идем инде. Хәлем ярыйсы гына, Җиңү бәйрәменә чыгарырлар, Алла бирса, - дип һич кенә дә күңелсезләнми аңлатты ул миңа та-библар каршысына килүе сәбәбен.
    …Әсәдулла Хисмәтов фронтка 1942 елның 17 августында алына. Ул 110 нчы дивизия составындагы укчы полкта хезмәт итә. Иптәше - икенче номерлы укчы белән 64 килограмм-лы станоклы пулемет күтәреп, гитлерчыларны юк итә-итә фронт юллары буйлап күп чакрымнар үтә ул. Аның өчен 1943 елның октябрь башы сугышлары соңгы бәрелеш була, чөнки шунда бик нык яралана. Немецлар зур каршылык күрсәтеп чигенсәләр дә, һәр калкулык, һәр кичү өчен аяусыз көрәш бара.
    -Октябрьнең башы иде. Днепр елгасы кушылдыгы Сож елгасын 4 көн дәвамында кичтек. Икенче ярга чыгып, окоплар казыдык, 5 октябрьдә һөҗүмгә күчтек,-дип, ул вакытта булганнарның бер генә эпизодын да онытмыйча сөйли Әсәдулла абый. Күзләрен бөтенләй диярлек йомып, ике кулын селки-селки сөйли ул, әйтерсең, вакыйгаларны кабат күз алдыннан үткәрә.
    Укчыларның һөҗүме бик үк уңышлы булып чыкмый: әллә дошман көчлерәк, әллә командирлар ялгышлык җибәрә, әллә ничә көнгә сузылган бәрелеш җиңү китерми. Иптәшләрен югалткан Әсәдулла әледән-әле ялгыз кала, дүрт көн ризык күрми, әмма пулеметтан ата-ата фашистларны алга җибәрмәскә тырыша. Мәскәү егете булган иптәшен снайпер атып үтерә. Фашистлар да бирешми, әледән-әле күтәрелеп, безнең позицияләрне утка тоталар.
    Шундый бәрелешләрнең берсендә Әсәдулланың аякларына пуля тиеп, ул каты яралана. Бәхетенә, пуля сөякләрне чәрдәкләми. Канга батып ятканда яныннан гитлерчылар үтеп китә, исәнме икән дип, берсе дагалы итеге белән яраланган аягына китереп тибә. Авыртудан аңын югалта язса да чыдый Әсәдулла, дәшми-ыңгырашмый. Дошманнар ерагайгач, үрмәли-үрмәли безнекеләр янына чыга, мең газап белән санчастька эләгә ул.
    Озак дәвалыйлар Әсәдулла солдатны, бер госпитальдән икенчесенә күчереп яраларын эшкәртәләр. Аякка баса башлагач, төрле эшләр башкара ул. Шулай ай арты ай үтә, сугыш та ахырына якынлаша. Бер командир аңа хәрби училищеда укып офицер булырга тәкъдим итә. Колак сала бу киңәшкә Әсәдулла, Горькийдагы танк училищесында укый. Һәм 1947 елга кадәр хезмәт итә әле. Шул елның мартында приказ буенча демобилизацияләнә.
    -Сугышка урак башлангач киткән идем, биш ел йөреп, язгы чәчүгә кайтып җиттем,-дип елмая ветеран. Тыныч тормышта иң кирәкле һөнәрне сайлый ул - игенче-механизатор булып эшли: 1952 елда Спаска барып комбайнчыга укып кайта. Искереп беткән "Коммунар" комбайны бирәләр егеткә. Беренче көнне үк 15 гектар иген урып җитәкчеләрнең исен китәрә.
    Һәм гомере буе намус белән эшли Әсәдулла ага. Гаилә кора, балалар үстерә. Туган авылын бик яратып, шунда яши ул.
    -Тыныч тормышның рәхәтлегенә күңелем тулып җырлап җибәрә идем, йөрәгем тулып, түзә алмаганнан көй суза идем,-дип яшьлеген исенә төшерә ветеран. Һәм күзләрен кысып елмая…
    Әсәдулла Хисмәтовның тормыш юлы роман язарлык. Әгәр бу эшкә берәрсе алынса, гаҗәеп якты бер әсәр килеп чыгар иде. Чөнки герое шундый. Ачык һәм якты күңелле фронтовик якташыбыз…

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: