Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе укучысы Илүзә Гарипова химия һәм биология олимпиадаларында уңышка иреште

    Базарлы Матак урта мәктәбенең 8 Б сыйныф укучысы Илүзә Гарипова химия буенча "Олимпка юл" (Путь к Олимпу) республика олимпиадасы призеры булды.

    Бу көннәрдә Илүзәнең тагын бер җиңүе мәгълүм булды: ул Бөтенроссия балалар һәм яшьләр арасында "Йолдызлык" фәнни-эзләнү проектлары олимпиадасының республика этабында 76 укучы арасында биология буенча өченче урынны алган. Бу ике бәйгегә дә аны укытучысы Гүзәл Гаязова әзерләгән. Педагог әйтүенчә, Илүзәнең әлеге уңышларында аның әти-әнисенең дә роле зур.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: