Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова “Ел укытучысы” республика бәйгесенең финалына узды

    Түбән Әлки урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлназ Хәмитова "Ел укытучысы" республика бәйгесенең финалына үтте.

    Реклама

    Әлеге бәйгенең Болгарда узган зона турында район конкурсында җиңеп чыккан өч укытучыбыз катнашты. Гөлназ Хәмитова, җиде районнан килгән иң яхшы педагоглар арасында җиңүгә ирешеп, республика бәйгесенең март аенда Казанда узасы финалында катнашу хокукына ия булды. Туган районында 18 ел балаларга белем бирүче бик яхшы профессиональ әзерлекле, таләпчән һәм үз хезмәтен яратып, бөтен күңеле белән бирелеп башкаручы бу педагогка финал бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясавын телик.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: