Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Әхмәт авылында фермер Фәнис Бакиров гаилә фермасында 200 баш ат асрый

    Күпъеллык намуслы хезмәте, район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан Әхмәт авылы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Фәниснең гаилә фермасында бүген 200 баш ат асрала. Татар-башкорт атларын ул сатарга да, ит өчен дә үстерә. Фәнис Бакиров...

    Күпъеллык намуслы хезмәте, район авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен һәм юбилее уңаеннан Әхмәт авылы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Реклама

    Фәниснең гаилә фермасында бүген 200 баш ат асрала. Татар-башкорт атларын ул сатарга да, ит өчен дә үстерә. Фәнис Бакиров урманнан агач ташып пилорамда такта ярдыру, буралар әзерләү, үгезләр симертү белән дә шөгыльләнә. Аның атларга азык хәзерләү өчен җире, кирәкле техникасы да бар. Соңгы вакытта пилмән ясау цехы да ачып җибәргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: