Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының кайбер авылларында суның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирми

    Тормыш иминлеге бик күп факторларга бәйле.

    Саф һава, сыйфатлы эчәр су, азык-төлек, хезмәт шартлары, сәламәтлек саклау системасының тиешенчә эшләве - болары инде шушы факторларның иң мөһимнәре.
    Беренче карашка, сәнәгать объектлары - завод-комбинатлар булмаган Әлки ягының һавасы да үтә саф, сулары да чиста дип уйларга була. Әмма белгечләр алай ук кистереп әйтмиләр бит әле. Татарстан буенча "Роспотребнадзор"ның Нурлат, Аксубай районнарындагы төбәк бүлеге начальнигы Анна Трифонова районга килеп, бездәге санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәя биреп китте һәм аны тыңлаганнарны сагаерга мәҗбүр итте.
    Үз сүзен ул әлкилеләр эчә торган суларның сыйфаты, санитар һәм химик күрсәткечләрнең куелган таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүе турында сөйләүдән башлады.
    -Районда су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы 98 җир асты су чыганагыннан файдалана. Аларның күпчелеген тикшереп, анализлар алдык. Нәтиҗә мондый: унбер авылда, шул исәптән Анино Салман, Иске Тумба, Хурада, Чуаш Борнае, Түбән һәм Югары Колчурино, Чуаш Кичүе, Йолдыз, Хузангай авылларында эчә торган су гигиена таләпләренә җавап бирми. Карга авылындагы 3 скважинаның, Базарлы Матактагы 2 скважинаның суы сыйфатсыз. Алардагы суда тимер, тозлар, суның катылыгы, тоныклыгы нормадан күпкә югары. Әйтик, Хузангайда алынган су үрнәкләре тозларның 2 тапкыр күбрәк булуын күрсәтте. Чуаш Кичүендә су нормадан 3 тапкыр болганчыграк,-дип шаккатырды ул безне. Санитар-химик күрсәткечләр буенча суның сыйфаты уртача республика күрсәткечләреннән ике тапкыр начаррак икән бит бездә!
    Сәбәп нидә соң? Кайдадыр, әйе, су табигатьтән катырак, тозлырак булырга мөмкин. Әмма, белгеч әйтүенчә, суда тимернең артык күп булуы суүткәргечләрнең бик тә искергәнлеге белән аңлатыла. Су башняларына тиешле карау җитмәве, әйтик, аның территориясе тотып алынмаганлыктан, шунда терлек-туар йөреп тору да эчәр суыбызны пычратырга мөмкин. Әйтик, Каргадагы бер скважина суында аммиак табылуны Анна Трифонова шуның белән аңлата.
    Нәтиҗә алай ук куркыныч түгел үзе: районда яшәүчеләрнең 15 меңгә якыны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин ителгән, тагын 8,5 проценты эчкән суны шартлыча әйбәт дияргә була, 2769 кеше тикшерелмәгән су куллана икән.
    Ә менә сулар һавабызны чынлап та саф дияргә була: узган елда алынган 4 үрнәк 7 күрсәткеч буенча нормага туры килә дип табылган. Туфрагыбыз да стандарт кысаларында.
    Инде ашаган ризыгыбызның сыйфаты белән кызыксыныйк.
    -Әйбәт түгел, азык-төлек продуктлары физик-химик һәм микробиологик таләпләргә җавап бирми.
    Узган елда чимал һәм азык төлектән алынган 233 үрнәк канәгатьләнерлек түгел иде. Тагын 35 үрнәк туклыклыгы (калориясе) буенча яраксыз. Сыйфаты начар булу сәбәпле, кулланудан 30 партия ашамлык алынды. Алар арасында ит ризыклары, консервлар һәм башкалар бар,-диде Анна Николаевна.
    Безнең район кеше организмына йод җитешмәгән төбәк санала икән. Шуңа карамастан, азык-төлек продуктлары йод белән баетылмый, моны хәтта балалар учреждениеләрендә дә эшләмиләр. (Моны ишеткәч, мәктәп еллары искә төште: атнаның һәр сишәмбесендә укытучы апабыз учыбызга кечкенә генә ак сәдәф - антиструмин таблеткасы салып чыга һәм аны йотып җибәрүебезне көтеп тора иде. Киләчәк буынны дәүләт ничек кайгырткан! Кибетләрдә тоз да саргылт төстә, йодлаштырылган була иде бит).
    -Сездә 3774 бала йод җитешмәү сәбәпле исәптә тора. Әмма аларга йодомарин бирүне уйлаучы да юк,-дип борчыла Анна Николаевна. Ул шулай ук мәктәп ашханәләрендә әзерләнүче ризыкта калориянең җитешмәвен әйтеп үтте, укучыларны ике тапкыр кайнар аш белән сыйларга кирәклеген ассызыклады.
    -Кайбер мәктәпләр ашханәләрендә үткәрелгән тикшерү андагы ризыкның бала организмы таләпләренә җавап бирмәвен күрсәтте. Шуның өстенә үзләре үстергән яшелчә, азык-төлеккә бернинди документ юк, аларның сыйфатын беркем тикшерми,-диде ул.
    Инде өлкәннәргә килсәк, "Роспотребнадзор" белгечләре хезмәт гигиенасын да контрольдә тотарга тырышалар. Кызганычка каршы, монда да җитешсезлекләр юк түгел: авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен шәхси саклану средстволары җитешми, эшче хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшерү һәм ныгыту тиешле югарылыкта түгел; көнкүрештә агулану, йогышлы авырулар очраклары да юк түгел. Шунысы юата: күп кенә авырулар буенча күрсәткечләр яхшырып, без хәзер рейтингның " яшел" өлешендә икән.
    "Роспотребнадзор", күргәнебезчә, үз эшен яхшы башкарган: тормышыбыз иминлеген какшатучы факторларны ачыклаган. Гомуми алганда, Әлки ягы чынлап та күкрәк киереп суларлык саф һавалы, имин төбәк. Белгечләр киңәшләрен тотсак, эчәр суыбызның сыйфатын яхшырту да кулдан килмәслек эш түгел. Җирлек башлыклары, оешмалар җитәкчеләре катнашында үткән бу киңәшмәнең эшен йомгаклап, район башлыгы Александр Никошин җаваплы затларга күрсәтмәләр бирде, бигрәк тә эчәр суның сыйфатын кайгыртырга кушты, бу максатларга "Чиста су" программасы мөмкинлекләрен, үзара йөкләнгән салым средстволарын юнәлтергә киңәш итте.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: