Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының шәрәфле гражданнары исемлегенә тагын ике якташыбыз өстәлде

    Якташларыбыз Марат Сираевка һәм Азат Мәҗитовка "Әлки муниципаль районының шәрәфле гражданы" мактаулы исеме бирелде. Марат Әшраф улы 1983-1988 елларда республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләде, бүген лаеклы ялда. "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Илгиз улы районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Соңгы елларда ул туган авылы Иске Әнҗерәне...

    Якташларыбыз Марат Сираевка һәм Азат Мәҗитовка "Әлки муниципаль районының шәрәфле гражданы" мактаулы исеме бирелде.

    Реклама

    Марат Әшраф улы 1983-1988 елларда республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләде, бүген лаеклы ялда. "Сетевая компания" ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Илгиз улы районыбызның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Соңгы елларда ул туган авылы Иске Әнҗерәне төзекләндерү буенча бик күп эшләде, авылның мәктәбенә, клубына, ветераннарга ярдәм итеп тора. Әлеге мактаулы исем таныкнамәләрен ияләренә Сабан туенда район башлыгы Александр Никошин тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: