Әлки районының Түбән Биктимер авылы клубы мөдире Руфия Мифтахованы зурлап лаеклы ялга озаттылар

Ноябрьнең буранлы бер кичендә Түбән Биктимер авылы халкы клубка үзенчәлекле тантанага җыелды. Бу көнне мәдәният учагының хуҗабикәсе Руфия Мифтахованы олылап лаеклы ялга озаттылар. Клубта, кем әйтмешли, алма төшәрлек урын да юк иде. Авылдашлары, дуслары, туганнары һәм район үзәгеннән җитәкчеләр дә килде. -Руфия ханым авылда мәдәният эше белән 22 ел җитәкчелек...
Ноябрьнең буранлы бер кичендә Түбән Биктимер авылы халкы клубка үзенчәлекле тантанага җыелды.
Бу көнне мәдәният учагының хуҗабикәсе Руфия Мифтахованы олылап лаеклы ялга озаттылар. Клубта, кем әйтмешли, алма төшәрлек урын да юк иде. Авылдашлары, дуслары, туганнары һәм район үзәгеннән җитәкчеләр дә килде.
-Руфия ханым авылда мәдәният эше белән 22 ел җитәкчелек итте. Ул безнең иң тырыш һәм актив хезмәткәрләребезнең берсе булды,-диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. - Авыл халкы өчен төрле кызыклы чаралар, концертлар оештырды, сәләтле авылдашларын үзешчән сәнгатькә җәлеп итә белде. Ул бик талантлы шәхес. Концертларда, конкурсларда бездә сирәк күренүче жанр - фокуслар күрсәтү белән шаккатыра иде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, Рәсимә Гайфуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов Руфия Мифтаховага Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.
Руфия ханым үзе дә клубта эшләгәндәге уңышлар һәм авырлыклар турында сөйләп үтте, ремонттан соң өр-яңа төс алган клуб бинасын ачу сөенечен искә алды. Булышып, киңәшләр биреп торасын әйтеп, вазыйфасын ул Салават исемле егеткә тапшырды.
Руфия ханымга рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр концерт номерлары белән аралашып барды. Сәхнәдә аның авылдашлары һәм район мәдәният йорты үзешчән коллективы чыгыш ясады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.18000
-
6 июль 2022 - 08:35Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли11900
-
5 июль 2022 - 14:18Әклимә Сабитова: Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?! Ольга һәм Радик Гимадиевлар миңа гөлҗимеш үсентесе бүләк иткән иделәр.17300
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.21200
-
4 июль 2022 - 15:44Әлки район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысын котлады 4 июльдә эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.22400
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
6 июль 2022 - 13:16Әлки районы Йолдыз поселыгында зурлап авыл көне уздыСоңгы тапкыр биредә туганнар 2014 елда җыелган булганнар икән.13000
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.49400
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.37900
-
4 июль 2022 - 15:44Әлки район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысын котлады 4 июльдә эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Александр Никошин медальгә лаек булган 12 чыгарылыш сыйныфы укучысына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.22400
-
4 июль 2022 - 10:36Танылган җырчы Айгөл Бәриева гаиләсендә зур югалту Танылган җырчы Айгөл Бәриева гаиләсендә зур югалту.21500
-
4 июль 2022 - 11:40Кол Шәриф мәчете вакытлыча ябылачак «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Кол Шәриф мәчете 8 июль 16:00 сәгатьтән 9 июль 9:00 сәгатькә кадәр ябык булачак, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.19000
-
5 июль 2022 - 14:18Әклимә Сабитова: Урланган чәчәкләр шатлык китерә ала микән?! Ольга һәм Радик Гимадиевлар миңа гөлҗимеш үсентесе бүләк иткән иделәр.17300
-
6 июль 2022 - 13:16Әлки районы Йолдыз поселыгында зурлап авыл көне узды Соңгы тапкыр биредә туганнар 2014 елда җыелган булганнар икән.13000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика