Реклама
Районга мобиль поликлиника килде. Аның максаты – үзәктән читтә урнашкан авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү.
Бер ай дәвамында районыбызда республика клиник хастаханәсеннән килгән табиблар эшләячәге хакында язган идек инде. Әлеге сәламәтлек автопоездын үз күзләребез белән күрү, аның белгечләре белән танышу өчен поликлиника эшләгән беренче пунктка – Юхмачы авылына юл тоттык.
Мобиль медицина комплексы участок хастаханәсе янәшәсендә урнашкан. Һәр пациент зарурлык булганда үзенең амбулатор картасын ала алсын, ә иң мөһиме – табибларга күренергә килүчеләрнең тән температурасын һәм организмда кислород микъдарын тикшерү өчен (ул пульсоксиметр дип аталган кечкенә генә аппаратны бармакка кидерү юлы белән үлчәнә) шулай эшләнә. Коронавирус инфекциясенә шикләнергә урын булмавына инангач кына пациент мобиль поликлиникага юллана.
Ә биредә аны докторлар – кардиолог, невролог, эндокринолог көтә. Моннан тыш, атнаның беренче ике көнендә офтальмолог, сишәмбедә – онколог, чәршәмбедә – гинеколог, пәнҗешәмбедә кан тамырлары хирургы кабул итә. Керү юлында һәр пациентны теркәү бүлегенең игътибарлы шәфкать туташлары кабул итә. Алар авыруны исәпкә ала, зарурлык булганда кирәкле кабинетка кадәр озатып куя.
Безне мобиль комплекс мөдире Илфак Ярмиев каршы алды. Ул ачык күңелле, аралашучан кеше, кайгыртучан һәм бик таләпчән җитәкче булып чыкты. Хуҗасы нинди, йорты шундый, диләр бит халыкта. Доктор безгә барлык кабинетларны, аларның җиһазларын һәм механизмнарын күрсәтте. Әйтергә кирәк, күчмә поликлиника иң заманча техника белән тәэмин ителгән. Бу чемодан-бокслар формасындагы компьютерлар, зурайтыла торган өстәлләр һәм табуреткалар, кирәк чакта кечкенә сандыклар итеп файдаланылучы механизмлы койкалар, җыела-куела торган гинекология креслолары, бәләкәй раковиналар. Бер сүз белән әйткәндә, зур булмаган, әмма бик җайлы комплекста авыруларны тиешенчә карау өчен иң зарур бөтен әйбер бар. Монда бәвел һәм кан анализы, эчке әгъзаларга УЗИ, электрокардиограмма ясыйлар. Тышта каты суык булса да, бинада бик җылы һәм рәхәт. Стенадагы чит ил җылыткычлары тиешле температураны тәэмин итә. Кондиционерлар, һаваны зарарсызландыручы җиһазлар да бар. Авыл халкы көпчәкле бу поликлиниканы инде үзенчә – космик корабль дип атый башлаган.
Аның әйтүенчә, авылларга аеруча кирәкле белгечләрне алып килгәннәр.
Моннан тыш, авыл халкы биредә диспансерлаштыруның икенче этабын уза. Шикәр диабеты, йөрәк чире, хроник үпкә чирләре, алкоголизм кебек авырулардан интегүчеләргә, онкологта яисә аритмологта исәптә торучыларга докторларда тикшерелү аеруча мөһим.
Иске Тумба авылында китапханәче булып эшләүче Нина Никифорова невролог Миләүшә Ярмөхәммәтовада тикшерелгән. Тәэсирләрен ул безгә дә сөйләде:
Каракүл авылыннан Екатерина Смирнова ялгыз әбиләрне карый. Менә вакыт табып докторларга килгән, өч белгечтә булырга өлгергән.
Мулланур Вахитов исемендәге авылдан эшмәкәр Рәфәс Саттаров җәмәгате Румия белән бергә килгән. Ул сәламәтлегенә зарланмый:
Кыскача
“Бердәм Россия” партиясенең “Мобиль поликлиника” проекты 2019 елда старт алды.
Республика районнары буйлап КамАЗ базасындагы дүрт мобиль комплекс йөри. Изотермик фургон үзе Мәскәү өлкәсендә җитештерелгән.
Автомобильдә теркәү бүлмәсе һәм алты кабинет урын алган. Барысы да заманча җиһазланган.
Мобиль комплекс штатында – 10 медицина хезмәткәре.
Районда эшләгән беренче атнада табибларга 155 кеше күренгән. Болар нигездә Юхмачы, Апак, Чиябаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр.
Бу атнада Казан табиблары Чуаш Кичүе авылында пациентларны кабул итә. Киләсе атнада алар Иске Матакта, ә февральнең беренче атнасында Яңа Салманда эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз