Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 444 гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратылды

Районда 444 гаиләгә “Ярдәм янәшә!” республика проекты буенча азык-төлек җыелмалары таратылды.

Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әлеге хәрәкәт апрель азагында башланган иде. Аның беренче этабында әлкилеләргә 406 күчтәнәч тартма таратылды. Җыелмаларда – макарон, ярма, чәй, май, шикәр һәм һәр гаилә өчен кирәкле башка ашамлыклар.

Үткән атнада районга гуманитар ярдәм төялгән чираттагы фура килде. Азык-төлек җыелмаларын волонтерлар һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре шул ук көнне аз керемле гаиләләргә,  ялгыз яшәүче мохтаҗ пенсионерларга, пандемия аркасында зыян күргән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр гаиләләренә таратты.

Әлеге күчтәнәчләрдән халык бик канәгать калган. Редакциягә шылтыратып республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен әйтүчеләр дә булды. Демидовка авылында яшәүче Нина Локтева да телефон аша сөенечен белдерде.

–Салман авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Гайфуллина ашамлыклар тутырылган зур тартма керткәч, бик шатландым. Безнең кадерне белүчеләр дә бар икән. Мин гомерем буе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйдым. Хәзер сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән оныгымны тәрбиялим. Пенсиям зур түгел– 9 мең сум гына. Безнең өчен бу зур ярдәм булды. Оныгым да бүләкләргә сөенә. Республикабызда һәрчак иминлек, тынычлык хөкем сөрсен!–ди Нина Александровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев