Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 50 ел элек балалар музыка мәктәбе нинди уңайдан ачылды?

    Менә 50 ел инде биредә балалар музыка аша матурлыкны танып белергә, уен кораллары ярдәмендә образлы сурәтләр тудырырга, тавыш төсмерләрен аерырга өйрәнәләр, шул рәвешле эчке дөньяларын камилләштерәләр, хис-рухларын баеталар.

    Юбилей датасына әзерләнгәндә музыка мәктәбе укытучылары  шактый эзләнү эшләре алып барганнар, архивларда утырганнар. Ә без үз чиратыбызда әлеге “табылдыклар” эзеннән беренче чыгарылыш вәкилләре, шулай ук бүгенге хезмәткәрләр һәм укучылар белән очрашып сөйләштек, мәктәпнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында хикәятебезне төзедек.

    Менә шул чактагы мәдәният бүлеге мөдире Лев Миндрюков имзасы белән хисап юллары: “Барлык мәдәният учреждениеләренең эше күренекле даталар – В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны, Татарстан АССРның 50 еллыгын лаеклы каршылау шигаре астында алып барылды. Районда 25 балага исәпләнгән музыка мәктәбе ачылды, әмма 1971 елның 1 гыйнварына анда 20 генә укучы исәпләнде, 5 есе төшеп калды”.

    Гаделлек хакына шуны да әйтик, музыка мәктәбен ачу омтылышы 1962 елда ук була, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында бу тормышка ашмый кала.

    Мәктәпнең беренче директоры киң профильле мөгаллим Владимир Яковлев була. Уку йорты бүгенге Пенсия фонды идарәсе урынындагы бинаның икенче катында урнаша. Беренче укытучыларның Зөлфия Рәхмәтуллина, Николай Мантусов, Валерий Самарин булганлыгы мәгълүм.

    Балалар музыка мәктәбенең иң беренче чыгарылышы укучысы Гөлсинә Мөхәммәтшина сөйли:

    –Мәктәпкә мин, әти-әнигә дә әйтеп тормыйча, үзем барып язылдым.  Музыкага омтылышым шулкадәр көчле иде. Дөрес, өйдә барыбер әйтергә туры килде – уку бит түләүле иде. Уен коралы да кирәк булды. Әти миңа комиссионный кибеттән кара баян алып бирде. Баян артыннан башым аз гына күренә иде. Соңрак әти “Огонек” баяны бүләк итте, ул әле дә минем белән. Безне бик әйбәт укытучылар Владимир Яковлев, Айрат Фәттахов укытты. Ун сыйныфны тәмамлагач миңа бик тә музыка юнәлеше буенча китәргә киңәш иттеләр. Әмма мин чит телләр укытучысы булырга карар кылдым. Үзем барыбер гомер буе баяннан, җырдан аерылмадым. Моның өчен остазларымны олы рәхмәт белән искә алам.

    Районда мәгълүм баянчы Марс Ибраһимов исә музыка мәктәбен 1975 елда тәмамлаган. Аны мәктәпкә алырга да теләмәгәннәр әле, “проблемалы” бала, шөгыльләнергә шартлары юк, дип санаганнар. Әмма мәктәпнең ул чактагы директоры аны яклап чыккан.

    –Безнең әти Мингали сугыш инвалиды, ә әниебез Галия эш урынында саулыгын җуйган иде. Бер сүз белән әйткәндә, ярлы гаилә. Шуңа без укыган өчен айга 1 сум 50 тиен генә түләдек. Ә калган гаиләләр 25 сум түли иде. Мине тыңлап карагач, укырга алырга булдылар. Караңгы, салкын кышкы кичләрдә, көзге пычракларда мин баянда уйнарга өйрәнергә дип Үргәгардән Шуңкар аша район үзәгенә килә идем. Кайчагында сөт ташучы тракторга эләгәсең, әмма мин аңа күбесенчә өлгерми идем. Әти миңа Казанда уен коралы сатып алгач, әни аның белән айга якын сөйләшмәде, моны юкка акча туздыру дип санады,–дип искә ала Марс Ибраһимов.

    Музыка мәктәбенең бүгенгесе турында сөйләшик. Хәзер биредә фортепиано, баян, гитара, вокал классларында 125 бала укый. Тәҗрибәле укытучылар Валентина Кирсанова һәм Гүзәлия Арсланова фортепианода уйнарга өйрәтәләр. Баянда уйнау осталыгын укучылар Илнур Шагалиев һәм Рәзинә Гомәрова җитәкчелегендә үзләштерә. Бу ике мөгаллим үзләре дә музыка мәктәбен тәмамлаган, алар әле  үзешчән композиторлар, күп җырлар авторлары да.

    Аккордеонда уйнарга укучылар Лилия Леонтьевадан өйрәнә. Кыллы уен коралларына мәхәббәтне исә Олеся Гобәйдуллина уята. Ә сез аның башкаруында халык җырларын ишеткәнегез бармы? Әгәр булмас, күпне югалткансыз. Теория фәннәрен кырыс укытучы һәм үз эшенең остасы Надежда Крайнова өйрәтә.

    Алмаз Сафиуллин мәктәптә алтынчы ел эшли. Ул инде үзенә “алмаш” әзерләргә дә өлгергән. Укучысы Адилә Хәйруллина Әхмәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала. “Голос. Дети” телевизион бәйгесенең сайлау турын үткән Дарья Шувалова да – укытучысының горурлыгы. Сер итеп кенә әйтик, кыз ГИТИСка керергә хыяллана икән. “Весенние проталины” бөтенроссия бәйгесе катнашучысы Гадел Гатауллин да Алмаз Сафиуллин укучысы. Гаделгә әле ун гына яшь, ә ул инде музыка мәктәбен тәмамлау турында таныклык алган. Әти-әнисе аны мәктәпкә биш яшендә үк керткәннәр икән – бала шулкадәр музыкага тартылган.

    –Туган районыма кайтуыма һәм үзебезнең музыка мәктәбендә эшләвемә бик шатланам. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм, мәктәп һәм район җитәкчелеге тарафыннан даими игътибар, кайгырту тоям. Мәктәп быел республикадан вокалчылар өчен кыйммәтле тавыш аппаратурасы алды. Күптән түгел гаиләм белән “яшьләр” программасы буенча төзелгән яңа йортка күчтек. Элекке күркәм фильмнардагы кебек, зур теләк белән эшкә барам һәм шатланып өйгә кайтам,–дип уртаклашты безнең белән вокал укытучысы Алмаз Сафиуллин.

    Музыка мәктәбе директоры, баян һәм вокал, хор дисциплиналары мөгаллиме Алсу Сутягина үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Ул безнең белән шатлыгын уртаклашты – хәзер аларның уку йорты Балалар иҗат йортының бөтен өченче катын били (балалар китапханәсе яңа бинага күчкәннән соң).  Июль аенда республикада беренчеләрдән булып “Мәдәният” милли проекты һәм “Мәдәни мохит” төбәк проекты буенча алар 7 млн. 600 мең сумлык музыка уен кораллары һәм җиһазлар алганнар. Шушы көннәрдә балалайкалар, думбралар, башка халык уен кораллары, шулай ук акустикалы пианинолар кайтачак. Укыту ике юнәлеш буенча алып барыла: һөнәри әзерлек һәм кешенең гомуми үсеше өчен укыту (монда теләге булган олылар да белем алырга мөмкин).

    –Мәктәпнең төп байлыгы – талантлы педагоглары һәм укучылары. Чыгарылыш укучыларыбыз төрле иҗади конкурслар дипломантлары һәм лауреатлары булганда, музыканы гомерлек профессияләре итеп сайлаганда үз эшеңнән зур  канәгатьлек аласың, шатлык кичерәсең. “Созвездие-Йолдызлык”  бәйгесе  финалына чыккан “йолдызчыгыбыз” Мәдинә Гаджиева, музыка мәктәбенең икенче курс студенты Гамил Гыйматдинов (ул укырга Татар Мулла авылыннан килеп йөрде, татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы кунакларны районыбызда баян уйнап каршылаган өчен Бөтендөнья татар конгерссы җитәкчелеге аңа яңа музыка коралы бүләк итте) белән ихластан горурланабыз,–дип сөйли мәктәп директоры.

    Тиздән мәктәптә музыка яздыру студиясе ачарга җыеналар. Юбилей концерты оештырырга, уку йортының үткәне һәм бүгенгесе турында ролик яздырырга, китап чыгарырга, үзләренең мини-музейларын булдырырга да ниятләре бар.  Музей экспозициясе өчен фотоматериаллар һәм документлар җыя башлаганнар инде. Мәктәп җитәкчелеге бу эштә әлкилеләрнең дә ярдәм итүенә өметләнә.

    Еллар үз чираты белән узып тора, укучылар буыны алышына, педагоглар коллективы да акрынлап яңара, әмма балалар музыка мәктәбе эшендә төп юнәлешләр үзгәрешсез кала.  Бу – балаларны музыка-эстетика рухында тәрбияләү һәм сәләтле укучыларга һөнәри юнәлеш бирү.

     

    Балалар музыка мәктәбе җитәкчеләре:

    Владимир Яковлев  (1970-1973)

    Николай Мантусов (1973-1974)

    Зөлфия Рәхмәтуллина (1974-1976)

    Шамил Ибраһимов (1976-1993)

    Надежда Крайнова (1994-1996)

    Валентина Кирсанова (1996-2013)

    Алсу Сутягина (2013 елдан бүгенгә кадәр)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: