Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 841 кеше бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый

    Районда бүген 841 кеше бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый.

    Районның өлкән суд приставы Ольга Самарина әйтүенчә, болар нигездә алиментлар, коммуналь түләүләр, салымнар, штрафлар (шул исәптән ЮХИДИ штрафлары), кредитлар буенча әҗәтлеләр. Бурычларның күпчелеге кредитларга туры килә.

    Мәгълүм булганча, 30 мең сум һәм аннан күбрәк, ә алиментлар буенча 10 меңнән башлап әҗәте булган кешеләргә чит илләргә чыгу чикләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: