Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бетон заводы ачылды

    Түбән Әлкидә районда тиңе булмаган зур егәрлекле бетон заводы тулы куәткә эшли башлады. Биредә җитештерелгән бетонның сыйфатын халык ошатып та өлгергән – заказлар көннән-көн арта.

    Уңышлы эшмәкәр Альберт Шәйхетдинов, транспорт хезмәтләре күрсәтү, тракторлар ремонтлау, көнбагыш мае җитештерү кебек эшчәнлекләре өстенә, тагын бер юнәлештә хезмәтен оештырып җибәрде. Хәзер районыбызда теләсә нинди күләмдә, төрле маркадагы сыйфатлы бетон җитештерелә башлады. 

    Завод өчен Түбән Әлки авылы янәшәсендәге моңа кадәр әрсез агач баскан, чүп оясына әверелә башлаган мәйданчыкны чистартып әзерләгәннәр. Керү-чыгу өчен юлын да бетон плитәләр түшәп, әйбәтләп эшләгәннәр.

    Бетон җитештерү заводы җиһазлары Төркиядән сатып алынган. Ул 9 миллион сумга төшкән. Завод сәгатенә 35 кубометр бетон эшләп чыгарырга сәләтле.

    Завод тулысынча автоматлаштырылган. Аның белән бары бер оператор идарә итә. Бу хезмәтне яшь белгеч Ленар Гайнуллин башкара. Ленар Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында киң профильле тракторчы-машинист белгечлеге алган егет. Берара дусларына ияреп Казанда да эшләп йөргән. Менә бер кайтуында аңа компьютерлар белән идарә ителә торган заводка оператор хезмәтен үзләштерергә тәкъдим итәләр.

    Заводны монтажлаучы белгечләр Ленарны яңа эшкә бар нечкәлекләренә кадәр өйрәтеп тә китәләр.

    - Идарә итү пультына кергәч, башта югалып та калган идем. Әмма җаена төшенгәч, бик уңай икән эшләве. Бу механизм бетон җитештергәндә кушыла торган бөтен чималны килограммына кадәр төгәл үлчәп ала, - ди Ленар, яңа завод белән таныштырып.

    Әлегә кадәр мин бетонны гравий, цемент һәм судан гына тора дип уйлый идем. Хәер, миксерлы машина белән күп очракта шул катнашманы китерәләр. Ә биредә бетон бөтен технология таләпләре буенча эшләнә икән. Без бу турыда бик җентекләп Рифат Шәйхетдинов сөйләгәннәрдән белдек. Рифат – эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның кече улы. Ул югары уку йортында читтән торып белем ала. Әтисенең беренче ярдәмчесе булып өлгергән егет.

    Рифат безгә бетонга кушыла торган тау-тау чималны күрсәтә.

    - Менә без юдырылган шундый гравий кушабыз. Андагы ташлар барысы да бер зурлыкта диярлек, эрерәге монда бөтенләй юк. Бетонга теләсә нинди ком да бармый. Аның катнашманы нык итә торганын гына сайлыйбыз. Ә инде цементны заказ бирүчеләр теләгән маркалысын кушабыз. Бетонның бәясе дә цемент маркасына карап аерыла бер кубометры 3700 сумнан 4600 сумга чаклы. Тагын бетонны нык итә торган химик кушылмалар өстәлә, - ди Рифат.

    Күрәм, Рифат бу завод эшенең нечкәлекләрен бик ныклап үзләштергән. Ул хәзер бетон җитештерү, заказлар кабул итү өчен җаваплы.

    - Заказлар кайлардан килә соң? дип сорыйбыз.

    - Күбрәк районыбыз авылларыннан. Яңарак кына Ташбилгедән берәүләр гараж идәненә түшәргә җитәрлек бетон китерттеләр. Ял көннәрендә Болгарга өй нигезе өчен ташыячакбыз. Алексеевск, Нурлат районнары авылларыннан, Ульяновск өлкәсеннән заказлар күренә башлады. Без бетонны халык өчен уңайлы көндә һәм сәгатьләрдә китерәбез. Кайберәүләр үзләре эштән кайткан сәгатькә заказ бирәләр. Без атнаның җиде көнендә 24 сәгать дәвамында бетон китерергә әзер- ди Рифат Шәйхетдинов.

    Без сөйләшкән арада Марат Сираҗев идарә иткән автобетонболгату КамАЗы тагын бер заказ буенча авылларга кузгалды. Җитәкче өр-яңа КамАЗны Маратка ышанып тапшырган. Ул әлеге предприятиедә икенче елын эшли. Яшь хезмәткәр үзен тиз таныткан. Алар хатыны, бер балалары белән Түбән Камада яшәгән булганнар. Туган авылларында әйбәт хезмәт хакы, эш тәкъдим иткәч, гаилә белән күченеп кайтканнар.

    Мин элек тә Альберт Шәйхетдинов предприятиесендә егетләрне күрә идем. Димәк, шундый хезмәт урыннары булганда яшьләребез авылларын ташлап китәргә ашыкмый.

    Әлеге заводта алга таба бетон эшләнмәләр дә җитештерә башлаячаклар. Әлеге объект Альберт Шәйхетдиновның үзенә дә төзелеш эшләрендә яхшы ярдәмче булачак. Әнә бит янәшәдә генә заводта җитештерелгән бетоннан бөртек киптерү заводы салынып ята.

    Альберт Шәйхетдиновның сәгатенә 25 тонна бөртек киптерә торган бер заводы бар иде. Әмма ул предприятие ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмый. Шуңа да бер сәгатьтә 100 тонна бөртек киптерергә сәләтле яңа завод төзи башлаганнар. Янәшәгә исә киптергән бөртекне (көнбагыш) урнаштыру өчен зур склад та корылачак. Кыскасы, бу мәйдан быел ук тулы куәткә эшләп китәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: