Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бүген арабызда булмаган әфганчыларның өйләренә истәлек такталары куелачак

    ​​​​​​​Киләсе 2019 елның февралендә совет гаскәрләренең Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 30 ел тула.

     Шул истәлекле вакыйга уңаеннан, Әфган җирендәге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан, бүген инде арабызда булмаган райондашларыбыз яшәгән йортларга истәлек такталары куелачак. Бу интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү ниятеннән эшләнә, ди Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр ветераннары җәмәгать оешмасы район бүлеге рәисе Рөстәм Шәйхетдинов. Әлеге эшне башкаруда район җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә.

    Истәлек такталарын ачу тантаналарына вафат әфганчыларның туганнары, якыннары, алар белем алган мәктәп укучылары, авылдашлары чакырыла. Рөстәм Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, 12 декабрьдә Урта Әлкидә Илнур Яруллин (10.00), Түбән Әлкидә Альберт Хәмәтшин (11.00), Марсель Хәйруллин (12.00), Имаметдин Гыйләҗев (13.00), Илшат Галиуллин (14.00)  яшәгән өйләрдә истәлек такталары ачылачак. Анда ТНВ телеканалы хәбәрчеләренең дә килүе көтелә.

    14 декабрьдә – Югары Әлморзада Сәлимҗан Гарифуллин (10.00), Фәнис Фәсахов өйләрендә (11.00), Апакта Таһир Шәрипов (12.00), Юхмачыда Андрей Елизаров (13.00), Югары Кәчидә Геннадий Павлов (14.00) яшәгән өйләрдә, 15 декабрьдә – Чуаш Кичүендә Әнәс Камалов (10.00), Иске Әнҗерәдә Фәнис Нуруллин (11.00), Борискинода  Андрей Белов (12.00), Югары Колчуринода Евгений Молодов (13.00), ә 21 декабрьдә – Базарлы Матакта Анатолий Яшин (10.00), Александр Шамышев (11.00), Андрей Прытков (12.00), Рәшит Шәйхетдинов (13.00) өйләрендә истәлек такталары ачу күздә тотыла.

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: