Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бүген иртән булган авариядә ике йөк машинасы бик нык бәрелешкән. Фото һәм видео

    Район үзәге Базарлы Матак читендә, газ эксплуатацияләү оешмасы янындагы автомобиль юлында бүген иртән ике йөк машинасы бик каты бәрелешкән.

    Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, авария сәгать 6 да булган. “Беренчел фараз буенча, МАН йөк машинасын йөртүче руль артында йоклап киткән, нәтиҗәдә машина каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм юл читендә торучы “КамАЗ” машинасына килеп бәрелгән”, ди районның баш автоинспекторы. Машиналар бик нык ватылган. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: