Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында бүген үткәрелгән “Тоннель” операциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы ачыкланды

    Районда бүген “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре анда 56 транспорт чарасын тикшергәннәр.

    Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 очрагы ачыкланган. Алар менә мондый:

    Ст. 12.2 ч.1– номерлары укылмый торган, стандарт булмаган транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;

    Ст. 12.3 ч.2 –Транспорт чарасы белән идарә итүченең үзе белән йөртүче таныклыгы, иминият полисы булмау – 1 очрак;

    Ст.12.37 ч.1 – ОСАГО полисына кертелмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 2 очрак;

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: