Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында булган авариядә “Джип” каты яньчелгән

    Безгә бу фотоны хәбәрчебез җибәргән.

     Якшәмбе көнне Алексеевск-Югары Колок автомобиль трассасының Әхмәт һәм Чуаш Кичүе авыллары арасындагы участокта юл-транспорт вакыйгасы булган.

    “Шевроле” маркалы җиңел автомобиль, йөк машинасы белән бәрелешеп, күтәртелгән юл астына төшеп киткән. “Джип” ның алгы өлеше нык зыян күргән. Ә йөк машинасына берни булмаган.

    Иң мөһиме, авариядә кешеләр зыян күрмәгән.   

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: