Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында Чирмешән, Ата-су кебек елгалар 10-нан артык йортны су басарга мөмкин

    Быелгы кышка рәхмәттән башка сүз юк: зыкы салкыннар белән туңдырмады, көтелмәгән җылылар белән аптыратмады, ә менә кары мулдан булды. Бусын мул уңыш нигезенә бер “кирпеч” дип саныйк. Инде менә язга аяк бастык. Хәзер кыш буе яуган карларның җае белән генә, җиргә сеңдереп кенә эрегәненә өмет итик. Юкса, язгы ташкыннар бәла-каза китереп чыгарырга да мөмкин бит.

    Чирмешән, Ата-су кебек елгалар, күл-буалар тирәләрендә урнашкан авыллар халкы язгы ташкынга әзерләнә инде. Бу мәсьәлә район башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе контролендә тора. Кешеләрне, аларның милек-мөлкәтен су басу белән бәйле фаҗига-югалтулардан ничек араларга?
    Комиссиянең чираттагы утырышында әнә шул турыда сөйләштеләр.
    Һәр елны диярлек Иске Камка авылы халкы язгы ташуны борчылып көтеп ала. Чирмешән, мул суларга туенып, ярларыннан чыга, шундагы урамнарны яулап ала, өйләргә үтеп керә. Камка халкы аның бу холкын белә, алдан ук әзерлек чараларын кайгырта. Җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, авылда яшәүче 78 кешегә су басу белән бәйле күңелсезлекләр яный икән. Аларның 41 е пенсионерлар, өчесе каты авыру. Әгәр ташу куркыныч тудырса, бу кешеләрне кайсын кая күчерү турында килешеп куйганнар. Туган-тумачасы булмаганнарга мәктәптә 10 урын һәм балалар бакчасында 12 урын табылачак. Шәхси хуҗалык терлекләрен “Кызыл Шәрык-Агро” фермасына күчерү турында килешенгән. Электр челтәренә зыян килсә дип генератор алып куйганнар.
    Кече Чирмешән Чуаш Кичүендәге Яшел урамда, Беренче тыкрыкта яшәүчеләргә дә зыян китерергә мөмкин,
    –Алар белән ел саен сөйләшәбез, бәла-каза килеп чыкса, туганнарына күченәчәкләр. Су күтәрелә башлауга аның биеклеген үлчәп, агу юлларын чистартып торабыз. Оператив штаб, хәрәкәтчән төркемнәр төзедек. Хәлне контрольдә тотачакбыз,– ди җирлек башлыгы Ирина Мамбетова.
    Иске Алпар  җирлегендә язгы ташкыннар 52 кеше яшәгән 32 хуҗалыкка зыян китерергә мөмкин. Апакта, Югары Колчуринода шулай ук андый йорт-лар бар. Җирлек башлыклары әйтүенчә, аларның бер өлеше табигать бәла-казаларыннан иминиятләштерелгән. Ә калганнарының хуҗалары акча юк дип моны эшләмиләр. Ә бит мондый очракта чыгым белән мөмкин булган зыянны чагыштырып карау да җитә: ике-өч мең сумлык иминиятләштерү дистә йөз мең сумлык зыянны каплауга гарантия булыр иде. Жирлек башлыклары 1 нче һәм 15 нче мартка халык җыеннары үткәрүне планлаштыра һәм аларга иминият компанияләре агентларын чакыралар. Бәлки моның уңай нәтиҗәсе булыр. Юкса, саран ике түли дигәнчә килеп чыгарга мөмкин бит.
    Район хезмәтләре дә язгы ташуга әзерлек чаралары күрә. Сәламәтлек саклау учреждениеләре кирәк кадәр медикаментлар әзерләгән. Фельдшер-акушерлык пунк-тлары югары әзерлек режимына күчереләчәк.  Ашыгыч ярдәм бригадалары саны да арттырылачак. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре шулай ук үз линияләре буенча тиешлесен эшли. Һәм, билгеле инде, күңелле дә, дәртле дә язгы ташу чорында һәр хуҗа өе, терлекләре, милке турында үзе кайгыртырга тиеш. Шул чакта мул сулы март-апрель көтелмәгән бәла-казасыз гына узар.

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: