Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов балалар мәйданчыгы төзетте

Базарлы Матакта Октябрьнең 60 еллыгы урамында балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды. Әлеге бик матур корылма эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов башлангычы белән төзелде. Бу урамда яшәүчеләр аны бергәләп ясаганнар.

Мәйданчыкны ачу тантанасына тирә-күрше урамнардан да күп бала-чага, әти-әниләр җыелган иде.

–Безнең урамда балалар бик күп – утыздан артып китә. Җәйлектә шәһәрләрдән дә оныклар кайта. Алар күбесенчә урам юлында уйныйлар. Ә аннан бит машиналар йөреп тора. Өебез каршындарак бер мәйданда чүп үлән генә үсеп ятты. Район башлыгы Александр Никошиннан шунда балалар мәйданчыгы төзергә рөхсәт сорадым. Ул моны бик хуплады. Бу эшкә урам халкы белән бергәләп алындык. Кем казыды, кем буяды. Нәтиҗәдә менә балалар рәхәтләнеп уйный алырлык мәйданчык барлыкка килде,–ди Рөстәм Мәрдегалләмов.

Яшь әни Гүзәл Фәракшина, оныгын җитәкләп килгән Гөлфинә Нигъмәтуллина шундый әкият почмагыдай мәйданчык булдырып балаларны сөендергән Рөстәм Мәрдегалләмовка, аның ярдәмчеләренә рәхмәтләр җиткерделәр.

Тантанада  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов та катнашты.

–Менә безнең каршыбызда зәвык белән, күңел җылысын салып эшләнгән нинди күркәм уен мәйданчыгы. Аны төзетү чыгымнарын районда билгеле уңышлы эшмәкәр Рөстәм Мәрдегалләмов үз өстенә алды. Минем әнием әйтә торган иде: “Сабыйлар шатлыгы күрергә язсын”, дип. Сезгә дә, Рөстәм Наилевич, шуларны телим. Эшмәкәрлек эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын,–диде җитәкче.

Малайлар-кызларны яңа уен мәйданчыгына чакырдылар. Монда алар өчен төрледән-төрле таганнар, комлыклар ясалган. Әкият каһарманнары “яши торган” өй дә бар. Һәммәсе ачык матур төсләргә буялган. Бәйрәмне оештыручылар сабыйларны тәм-томнар белән сыйлап та куандырдылар.

Җылы шимбә кичендә узган бу тантана бәйрәм төсе алды. Район сәнгать осталары ямьле чыгышлары белән халыкның күңелен күтәрде, балаларны җырлатты, биетте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев