Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында интернациональ гаиләләр сирәк күренеш түгел

    Интернациональ гаиләләр бездә сирәк күренеш түгел. Кайчагында әти-әниләр балаларын гомер юлдашы итеп үз милләтең кешесен сайларга кирәклеккә инандырырга тырышалар. Яшьрәк буын бу мәсьәләгә тынычрак карый, һәрхәлдә, егетләр-кызлар барыбер үзләренчә эшлиләр, алар күбесенчә йөрәкләре кушканны тыңлыйлар. Йөрәккә әмер биреп булмый бит...

    Безнең хикәятебез бүген яшь гаилә турында. Бу пар үзләренең яшьтәшләренә һәм язмышларын бәйләргә җыенучыларга гына түгел, ә стажлы гаиләләргә дә үрнәк була алыр иде.

    Район үзәгендә яшәүче Денис һәм Ольга Хафизовларның өйләнешкәненә алты ел. Алар дүрт яшьлек кызлары Әминәне һәм әле яңа гына бер яшь тулган Амалияне үстерәләр.

    Танышу тарихлары да гадәти. 11нче сыйныфта укучы Ольга кичен иптәш кызлары белән паркка чыккан була. Ә баш күтәрми сызымнар өстендә утыручы, курс эшен якларга җыенучы өченче курс студенты Денисны урамга дуслары үгетләп алып чыга. Озын чәчле, зур күзле, зифа буй-сынлы чибәр кызга егетнең шунда күзе төшә. Бер-беренә шылтырата, очраша башлыйлар. Денис сөйгәне турында әти-әниләренә дә сөйли, алар исә уллары сайлаган кызны хуплап кабул итәләр. Кирәк бит, еракта калган 1991 елда Ольганың әти-әниләре Түбән Биктимердә Хафизовларның өйләрен сатып алган булганнар икән. Очраклы хәлләр булмый, диләр бит әле...

    Ольга интернациональ гаиләдә туган: әтисе – рус, әнисе – татар. Утковлар гаиләсе Ош вакыйгаларыннан соң Кыргызстаннан качып китәргә мәҗбүр булган. “Әнием Зәкиянең туган районы мине әтиләрчә җылылык белән, үз итеп каршы алды. Беренче вакытта таныш түгел җирдә кечкенә балалар белән авыррак булды, билгеле. Әмма бит ул вакытта беркемгә дә җиңел түгел иде”, – дип ул елларны искә ала Рәхилә апа.

    Аннан күп балалы гаиләгә район үзәгендә яңа йорт бирәләр. Хафизовлар никах һәм туйдан соң хәзер шунда яшиләр. Беренче сыйныфта укыганда Оляга исем кушу йоласын үтәргә тәкъдим иткәннәр. Кыз үзе карар кабул иткән, хәтта гарәп исемен сайлаган.

    Хәзер Хафизовлар үзләренең яңа зур өйләренә күчү мәшәкатьләре белән мәшгульләр.

    - Көнчыгыш урамыннан Көнбатыш урамына күчәбез. Инде соңгы эшләрне башкарабыз. Газ, бүтән коммуникацияләрне тоташтырдык, – ди яшь гаилә башлыгы.

    Денис Хафизов Казан энергетика университетын тәмамлаганнан соң унберенче ел инде район электр челтәрләрендә эшли. Электр энергиясен исәпкә алу инженерыннан подразделениенең баш инженеры вазыйфасына күтәрелгән ул. “Денис зур җаваплылык хисенә ия, ул менә дигән профессионал, хезмәттәшләре белән уртак тел таба белә, бик тырыш һәм төгәл”, – ди үзенең урынбасары турында район электр челтәрләре җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов.

    Беренче елын эшләгәндә үк дипломлы яшь белгечкә шактый катлаулы хәлләр белән очрашырга туры килә. Электр баганаларының һәм линияләренең бик нык бозланып катуы аркасында электрүткәргечләр өзелә, берничә торак пункт, шул исәптән Базарлы Матак озак вакытка утсыз кала.

    - Әнә шунда мин чын ирләр профессиясе сайлап бик дөрес эшләгәнемә тагын бер кат инандым. Егетләр, вакытлары һәм көчләре белән исәпләшмичә, көчле җил һәм салкында тәүлек әйләнәсе эшләделәр. Нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә төзексезлек бетерелде, өйләрдә ут кабынды, – дип искә ала энергетик.

    Денис Хафизов әйтүенчә, соңгы елларда электрны өзү бары план нигезендә – һава линияләрен яңаларына алыштыру максатында башкарыла. Хәзер коллективта 46 кеше эшли, күпчелеге ир-атлар. COVID-19 белән бәйле рәвештә тәртипләр бик кырыс. Эш урынында барысы да битлек һәм пирчәткәләр кияләр.

    Ольга декрет ялына кадәр район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә әйдәүче инспектор булып эшләгән. Ул Яр Чаллыда икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган. Хәзер исә аның бөтен хезмәте – бәләкәй кызларын карау һәм йорт-хуҗалык мәшәкатьләре. Яшь хуҗабикә ирен  эштән каршылауга аерым бер әһәмият бирә. Бу үзенә күрә бер церемония – һәр көнне табында яңа ризык була. Таныш нигъмәтләрне дә ул яңача, матур итеп бизәп бирергә тырыша. Бу хакта безгә аның ире сөйләде. “Иң башта тәмле итеп иреңне сыйла, ә хатын-кыз һәм балалар өлгерер, алар гел аш-су бүлмәсе тирәсендә. Ошта шулай әйтәләр иде”, – дип уртаклаша Рәхилә апа. Аның белән килешми мөмкин түгел. Әйтергә кирәк, Ольга  – менә дигән аш-су остасы. Бу гаиләдә беркайчан да пирогларны һәм тортларны сатып алмыйлар. Ә иренең эш урынындагы Яңа ел бәйгесе өчен әзерләгән прәннек өе күпне күргән жюрины да сокландырган.   Яшь әни әле балалар бакчасыннан алгач Әминә белән дә ныклап торып шөгыльләнә, кызлары барлык хәрефләрне һәм саннарны белсен дип тырыша. “Салават күпере” бакчасына йөрүче Әминә “Җәлил укулары” онлайн-бәйгесендә катнашкан, герой-шагыйрьнең “Кызыл ромашка” шигырен яттан сөйләгән. Хәзер нәтиҗәләрне көтәләр. Гаиләдә һәммәсе татарча да, русча да матур сөйләшә. Төпчекләре Амалия генә әлегә бары үзенә һәм әти-әнисенә аңлаешлы телдә аралаша. Ә менә йоклар алдыннан әкиятләрне әтиләре сөйли – кызлар үзләре шулай сорый икән.

    Мин гаиләдә кунакта чакта балалар гел әтиләре тирәсендә бөтерелде. Әле янына килеп сырпаланалар, әле итәгенә утыралар, шул арада “ремонтка” уенчыкларын алып киләләр, хәтта әтиләренең колагына нидер сөйлиләр. Күренеп тора, әти кеше өйдә иң кадерле һәм хөрмәтле кеше. Ә олы кызлары дәү әтисе Идрис белән дәү әниләре Фәнүзәне бик ярата икән, алар оныкларын еш кына үзләренә алалар, аның белән уйныйлар, иркәлиләр.

    Хафизовлар инде Яңа ел чыршысы куйганнар, анда матур утлар кабызганнар. Аңлашыла, энергетик өендә иң яктысы гына түгел, иң беренче чыршы да кабынырга тиеш. Ә яшьләр йөрәгендә ун ел элек кабынган мәхәббәт уты гомер буе янсын, еллар үткән саен көчлерәк, яктырак була барсын. Ир белән хатын бер-берсенә ягымлы итеп “матурым” дип эндәшкән гаиләдә бөтен нәрсә чын-чынлап матур булсын.      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: