Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында комбайннарның төзеклеген тикшерәләр

    Бөртек комбайннарына техник карау үткәрү вакыты төгәлләнү сәбәпле 6 август-1 сентябрь көннәрендә “Комбайн” операциясе узачак.

     Аның максаты – урып-җыю эшләре чорында бөртек җыю техникасын саклауны тәэмин итү, аннан куркынычсыз файдалануга игътибарны юнәлтү. Тикшерүләр комбайннар эшләп торган басуларда үткәреләчәк. Тикшерүчеләр комбайннарның дәүләт теркәү билгесе, теркәү турында таныклыгы, тракторчы-машинистның тиешле категорияле таныклыгы, шулай ук техник карау үткәрелү турындагы таныклыкның булуына игътибар итәчәкләр. Алар шулай ук комбайннарда янгын сүндерү җайланмаларының, аптечка һәм сулы фляганың, көрәк, сәнәк һәм башка кирәк-яракның барлыгын тикшерәчәкләр. Билгеле, тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә, чисталыкка, ягулык һәм майның агып чыкмыймы икәнлегенә, двигательнең нинди хәлдә булуына да игътибар биреләчәк. бозулар ачыкланган очракта хуҗалыклар җитәкчеләренә, вазыйфалы затларга аларны тиз арада бетерү кирәклеге турында күрсәтмә җибәреләчәк. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: