Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында печән билдән, иренмичә хәзерлә генә

    Авылда печән өсте. Элекке еллардагы сыман һәр болынлык, урман буе, үзәнлекләрдәге үлән чалгы белән кырып-себереп чабылмаса да, бар әле чалгы чыңлатучылар. Халыкның ничек печән хәзерләве белән кызыксынып, авылларга чыгып киттек.

    Район үзәгеннән Иске Матак юнәлешенә юл тотарга булдык. Әмма Базарлы Матактан чыгып киткәндә үк берәүнең калын-калын печән теземнәрен шәбенгә җыйганын күргәч, шунда беренче тукталыш ясадык. Бу Анатолий Еремеев булып чыкты.

    - Без 25 сутыйлы бәрәңге бакчасының өчтән ике өлешендә күпьеллык печән үстерәбез. Ике көн элек шуны чалгы белән чапкан идем. Бүген, әйләндереп киптереп, чүмәләгә өям. Бераз басылгач абзар өстенә ташырмын,- ди Анатолий.

    - Ә нигә берәр төрле чапкыч белән генә эшләмәдегез?

    - Кул чалгысына берсе дә җитми. Карагыз, чалгы иң астагы яфракка кадәр ямап диярлек ала. Әнә күршеләр триммер белән чапты, ярты үләне сабакта калган.

    - Нинди терлекләр асрыйсыз соң?

    - Безнең биш баш кәҗәбез бар. Менә беренче чабудан бер ат олавы печән чыгар дип торам. Быел тагын ике тапкыр чабып алырга булыр әле,- дип уртаклаша Анатолий.

    Күренеп тора, Анатолий Еремеев печән хәзерләүнең мәлен белә. Күпьеллык үләнне дә иң витаминлы, туклыклы чагында чапкан. Аны кояш астында артык киптерми, яшел килеш үк диярлек җыя да башлаган.

    Безнең икенче тукталыш Иске Матакта булды. Монда печән хәзерләүчеләрне без күбрәк элекке бәрәңге бакчаларында очраттык. Шулай ук кышка урман печәне хәзерләүчеләр дә табылды. Менә прицебына биек, киң итеп печән төягән җиңел машина бер йортка кайтып туктады. Бу Борис Лычников икән. Ул хатынының әнисе  Галина Ярославлева гаиләсенә печән хәзерләргә булышырга кайткан.

    - Сезнең машина арбасы зур икән,- дим, дәү печән олавына ишарәләп.

    - Әйе, мин бу арбаны печән ташырга махсус ясадым. Монда йөк машинасы арбасының яртысы кадәр сыя.

    - Печән бармы соң?

    - Печән билдән, бөтен дөнья тулган. Вакытың булса иренмичә хәзерлә генә. Монда яшәүче туганнарым сыер, бозаулар асрыйлар. Һәр елны кышка терлек азыгы хәзерләгәндә булышырга тырышам,- ди Борис.

    Ул капканы ачып, зур арбаны ишегалдына кертә калды, ә без бер уңайдан Югары Матакка да әйләнеп килергә булдык.

    Авыл җирендә хәзер күп кеше бәрәңге бакчасында печән үстерә. Анысына инде күнегеп барабыз. Ә Югары Матакта быел печәнне урамда ук чабып хәзерлиләр икән. Дөрес, ул техника аз йөри торган аулаграк урамнарда. Әнә Юрий Советников арттагы урамнан чапкан печәнен җыя. Шунда ук арбасы белән җиңел машинасы да тора.

    - Без хуҗалыкта бер сыер, ике бозау тотабыз. Шуларга кышка печән хәзерлибез,- ди Юрий.

    - Авылларда кайберәүләр хәзер сыерны бетерде. Сез асрау ягындамы?

    - Авылда торып ничек инде сыерны бетерәсең?! Сыер бит бик файдалы хайван. Менә без үзебез сөтне яратып кулланабыз, һәр көнне диярлек 15 литрын тапшырабыз да. Әле тагын бер сыер булдырырга планлап торабыз. Мин үзем “Кызыл Шәрык” тә эшлим. Иртә таңнан “Барс” агрегаты белән кырларга гербицид сиптереп кайттым. Менә хәзер эштән буш вакытта улым Артём белән кичә чапкан печәнне җыябыз. Печән күп быел. Әле менә бакча башыннан гына хәйран чабып алдык. Ә яшелчә бакчасында безнең тулысы белән бәрәңге, кабак үсә. Аны инде мотоблок белән өйдек тә,- дип җәйге мәшәкатьләр хакында сөйли Юрий.

    Аның тырыш, уңган хуҗа булуы күренеп тора. Улының да эшкә кулы ята.

    - Артём булганда уңай иде әле. Ул хуҗалыкта гел булыша. Инде тиздән армиягә китә. Ул Базарлы Матакта агрокөллият филиалында укыды. Бик тә солдат булырга, армиядә хезмәт итәргә теләде. Ярый, бер елдан ул кайтканда янә печән өсте булыр. Малларыбыз да ишәя төшәр. Иң мөһиме, исән-имин хезмәт итеп кайтсын,- ди Юрий Советников.

    Без аларга уңышлар теләп ары кузгалабыз. Күңелне күтәреп кояш балкый, көннәр җылына. Авылларда печән өстенең кызган чагы...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: