Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә укытучылар һәм укучылар ясаган әйберләр сатылган

    “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсеннән соң үткәрелгән аукционда 20 мең сумга якын бәягә әйберләр сатылган.

    Аукционда балалар иҗат йорты укытучылары һәм андагы түгәрәкләргә йөрүче укучылар ясаган төрле эшләнмәләр сатуга чыгарылды. Агачтан ясалган аш бүлмәсе кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан чәчәкләр, сәйләннән чигелгән эшләнмәләр, йон башмаклар, капрон җептән үрелгән мунчалалар –  аукционда катнашучылар һәммәсен теләп сатып алды. Беркем дә буш кул белән китмәде. Аукционда җыелган 20 мең сумга якын акча яңа эшләнмәләр ясау өчен материаллар сатып алуга тотылачак.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: