Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора

    ​​​​​​​20 майда бөтен дөньяда СПИДтан үлгән кешеләрне искә алачаклар.

     

    СПИД корбаннарын искә алу көне һәр елны майның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге акция  дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр проблемаларына, бу чирнең дөньяда таралуына  җәлеп итү максатында оештырыла.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе статистикасына караганда, планетада ВИЧ белән зарарланган 42 миллионнан артык кеше яши, һәм һәр көнне бу сан тагын 14-15 меңгә арта. ВИЧ-инфекциялеләрнең күпчелеге – 30 га җитмәгән яшь кешеләр. 

    Район үзәк хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада ПЛАКСИНА хәбәр итүенчә, безнең районда бүген ВИЧ-инфекцияле 19 кеше исәптә тора. ВИЧлы әниләрдән 6 бала дөньяга килгән. Медицина хезмәткәрләренең булачак әниләрне авырлы вакытта тиешле препаратлар белән дәвалап торуы аркасында әлеге балалар барысы да сәламәт булып туган.  Бүген 4 кеше антиретровирус терапиясе кабул итә икән. “Антиретровирус терапиясе ВИЧ-инфекцияле һәм СПИД белән авыручы пациентларның гомерен озайтып кына калмый, аларның күбесе сәламәт балалар да тудыра алды”,–ди Эллада Плаксина.

    Табиб әйтүенчә, 2017 елда районда ВИЧ-инфекцияле 4 кеше исәпкә алынган. Быел әлкилеләр арасында яңа авырып китүчеләр ачыкланмаган. Ике кеше СПИДтан үлгән, тик алар районда исәптә тормаганнар, антиретровирус терапиясе дә алмаганнар.

    СПИДны тулысынча дәвалау мөмкин түгел, ди белгечләр. Бу куркыныч чирдән вакцина да табылмаган. ВИЧтан котылуның бердәнбер юлы – аны кисәтү. Шуңа һәркем вирусны йоктыру юллары һәм аннан саклану чаралары хакында белеп торырга тиеш. Аларны кабат исегезгә төшерәбез.

    СПИД җенси юл белән, кан аша һәм анадан балага (йөкле вакытта, баланы тудырганда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин. Соңгысына килгәндә, алда әйтелгәнчә, бүген инде вирусның анадан балага йогуына чик куелды диярлек.

    ВИЧтан саклану күбесенчә кешенең үзеннән тора, дип искәртә табиблар. Һәр җенси акт вакытында презервативлар файдалану зарур. Иң яхшысы – бер җенси партнерга тугрылык саклау, очраклы элемтәләрдән баш тарту. Медицина процедуралары вакытында һәр очракта бер генә тапкыр кулланыла торган инъекция шприцларыннан файдалану бик мөһим. Бүтәннәрнең кырыну җайланмаларын, теш щеткаларын куллану, зарарсызландырылмаган инструментлар белән татуировкалар, персинг ясау куркыныч. ВИЧ йоктырмауның тагын бер ышанычлы ысулы – наркотиклар кулланмау.

    СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне – исәннәрне СПИД эпидемиясенең теләсә кемгә кагылырга мөмкин булуы хакында уйландыра торган дата да ул. ВИЧ куркынычы турында онытырга ярамый. Һәркемгә саклык чараларын күрү һәм әледән-әле тикшеренеп тору мәслихәт.

     

     

    Реклама

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: