Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ярминкә үткәреп, Майчабу бәйрәм итеп кышны озаттылар

Район үзәге Базарлы Матак бүген иртәдән гөрли. Эшкә килүчеләрне көтелмәгән үзгәреш каршы алды – Ленин урамында сәүдә рәтләре тезелеп киткән, ә ял паркы каршында берничә авыл җирлеге вәкилләре самоварда чәй кайната, плитәләр куеп, табаларда коймак чыжлаталар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Ярминкә бу юлы товарга мул булды: сатып алучыларга шәхси хуҗалыкларда симертеп чалынган терлек, кош-корт ите, сөт-май, тәм-том гына түгел, күп төрле кием-салым, хуҗалык кирәк-яраклары да тәкъдим ителде.

Ә Үзәк паркта күңелле музыка яңгырый. Биредә район сәнгатькәрләре, музыка мәктәбе укучылары русча җырлардан төзелгән концерт гөрләттеләр. Тамашачылар да тик кенә тормадылар – җырларга кушылдылар, зур-зур түгәрәкләр хасил итеп әйлән-бәйлән уйнадылар. Майчабуны бәйрәм итәргә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов котлады.

–Быел кышны озатырга дип гадәттәгедән иртәрәк җыелдык. Әмма һава торышы үзе үк язны ашыктыра. Майчабу белән котлыйм. Алда –Бөек ураза, Ходай иманыгызны ныгытсын, күңелләргә шәфкать өстәсен,–дип теләде ул.

Туганчы җырлап биегәч, бәйрәмдә катнашучылар ялкаулык, хөсетлек, шатлык символы булган карачкыны яндырып, бәйрәмне очлап куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев