Реклама
.
Базарлы Матакның Ленин-Совет урамнарындагы бульвар нинди булыр?
Район үзәгендә яшәүчеләр, шул тирәдәге җир участоклары һәм биналар хуҗалары һәм арендалаучылар, җирле җәмгыятьләр вәкилләре, эшмәкәрләр һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган һәркем әнә шул хакта фикер алышуга чакырыла. Урамны үзгәртеп кору һәм төзекләндерү концепциясе фикерләшү йомгаклары буенча эшләп җиткереләчәк. Проект белән park.tatar сайтында танышырга була.
Төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать фикер алышуы 26 февральдә 14.00 сәгатьтә Балалар иҗат йортында (Базарлы Матак, Совет, 11) булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз