Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының гөрләп торган Алпар авылы нигә картая?

    Алпар җирлегендә соңгы елларда зур үзгәрешләр еш булып тора. Аларның күпчелеге халыкның яшәү шартларын тагын да уңайлырак, күркәмрәк итүгә юнәлдерелгән.

    Авыл җыенында узган ел башкарылган эшләр тагын бер кат күзалланды, алга бурычлар билгеләнде.

     

    Өч авылны – Иске Алпар, Яңа Алпар һәм Татар Мулласын берләштергән җирлектә 231 йорт-хуҗалык бар, 515 кеше яши. Кызганыч, авыллар елдан-ел картая бара. Халыкның яртысы диярлек пенсия яшендә. Бу турыда Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов үзенең җыенда ясаган хисап чыгышында әйтеп узды.

    Үткән 2020 елда өч авылга нибары бер бала туган. Ә үлүчеләр, кызганыч, 16 га җиткән. Кайчандыр гөрләп торган, 464 укучыга исәпләнгән өч катлы мәктәптә бүген 44 бала белем ала. Болар биш авылдан җыелган балалар. Бу да җирлектә күпчелек халыкның өлкән яшьтә булуы, яшь гаиләләрнең азлыгы хакында сөйли.

    Ә бит заманында биредә 600 дән артык бала укыган. 2013 елда республика программасы нигезендә Алпар мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Бер сүз белән әйткәндә, шартлар җитәрлек. Тик менә балалар гына юк.

    Әмма халык биредә актив тормыш белән яши. Алты крестьян-фермер хуҗалыгы матур гына эшләп килә. Болардан тыш биш гаилә фермасы да әйбәт хезмәт  нәтиҗәләре белән куандыра.

    Җирлектә  яшәүче халык мөгезле эре терлекне күп асрый. Эре маллар биредә 541 баш исәпләнә.  Бу былтыргыдан бераз кимрәк (бер ел элек 556 баш булган). Узган ел савым сыерлары саны азая төшкән. Алдагы елда алар 305 баш булса, былтыр 275 кә калган.

    Көтүне яңарту нияте белән фермер хуҗалыкларында сыерлар кимегән. Шәхси хуҗалыкларда исә, киресенчә, сөтбикәләр арта төшеп, 154 тән 173 башка җиткән.

    Татар Мулла авылында Рамил Гыйматдинов, Тәлгать Фәттахов, Фәрит Гыйматдинов күпләп савым сыерлары асрыйлар. Әйтик, Фәрит Гыйматдинов былтыр берүзе 50 тонна сөт җитештереп, эшкәртүчеләргә озаткан.

    Җирлектә халыктан сөт җыю бик уңышлы оештырылган. Бу эшне биредә өч кеше башкара. Алар шәхси хуҗалыклардан якынча 11 миллион сумлык продукция җыеп эшкәртүчеләргә тапшырганнар.

    Иске Алпар җирлегендә яшәүчеләр былтыр үзара салымны бердәм рәвештә түләгәннәр.  Халыктан 200 мең сумга якын салым кергән. Шуңа дәүләттән субсидия дә өстәлгәч, 987 мең сум тәшкил иткән.  Җирлек башлыгы җыенда катнашучылар алдында әлеге средстволарның ничек файдаланылуы хакында тулы хисап тотты.     

    Билгеле, әлеге акчаларга авылларда яшәү шартларын тагын да яхшырту өчен күп эшләр башкарылган. Моннан тыш, Алпар җирлеге җитәкчелеге үзенең якташлары белән дә бик тыгыз элемтәдә эшли. Әйтик, авыл паркын җиһазлауда, урамнарны төзекләндерүдә бертуган Рәшит һәм Рифкать Сәмигуллиннар, Газинур Шакиров, Мәҗит Насыйбуллин, Фәрит Фәйзуллин, Мәннүр Сәйфетдинов һәм башкалар ярдәм күрсәткәннәр. Бертуган Зәитовлар Яңа Алпар зиратын техника чакыртып карт агачлардан арындыруда булышканнар. Рөстәм Гәрәев авыл урамындагы ямьсезләнгән карт тупыл агачларын кистереп, зәңгәр чыршылар утыртуны оештырган. Илназ Вәлиев һәм Рәшит Сәмигуллин җирлектәге тракторга арба, тагылма агрегат сатып алып биргәннәр.

    Җыенга халык күп килгән иде. Әмма авыл тормышына кагылышлы җитди сораулар булмады диярлек. Биредә бит һәр елны урам юллары ясала, халыкны су белән тәэмин итү яхшыра бара, кичләрен урамнарда балкып утлар яна. Берничә кеше җыелышта җирлек башлыгының тынгысыз, инициативалы җитәкче булуын әйтте, рәхмәт сүзләре ирештерде.

    Ринас Сәлахов исә авыл тормышында актив катнашучыларны билгеләп үтте, аларга, шулай ук юбилярларга хуҗалыгында күп мал-туар асраучыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләрне мулдан өләште.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: