Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске- Чаллы авыл җирлегендә гөрләтеп авыл көне үтте

    Чаллы якларында авыл көне, авыл сабантуе кебек бәйрәмнәрнең күптән инде булганы юк иде. Истә калганнары – колхоз-совхозлар чоры маевкалары. Билгеле, район авылларында гөрләп бәйрәмнәр үткәндә, Чаллы халкы әзрәк кимсенеп тә куйгандыр, “нәрсә, әллә без башкалардан кимме?” дип аптырагандыр. Менә быел авыл җирлеге советы, аның рәисе Муса Исхаков башлангычы Һәм тырышлыгы белән бу сорауга җавап бирелде: юк, беркемнән ким түгел, Чаллы ягында бердәм, ачык күңелле, олы сүзгә, күмәк, биюгә хирыс халык яши, һәм ул дөньясын онытып ял итә дә белә!

    Фоторепортаж

    Авыл көнен үткәрү өчен урынны җирлекнең кыл уртасында диярлек – Иске Чаллы янындагы бушлыкны сайлап җиһазлаганнар. Көн үзәгенә таба авылларда яшәүчеләр дә, кунаклар да күп җыелды мәйданда. Исәнләшү, хәл-әхвәл белешү, башта бер-береңне танымыйча аптырап, текәлеп карап торулар, аннары тирә-якны яңгыратып: “Туктале, син бит безнең авыл фәләннең кызы!” я: “Соң, безнең күрше идең бугай бит!” дип кочак җәюләр, “Әйдәле, мин сине үзебезнекеләргә күрсәтәм!” дип дус-танышлар санын арттырулар...
    Бәйрәмне оештыручылар аның тантаналы өлешен махсус башламый тордылар бугай, әнә шул очрашу- күрешү ыгы-зыгысының тына төшкәнен көттеләр. Аннары Яңа Чаллы китапханәчесе Гүзәл Исхакова авыллар тарихы турында кызыклы нәрсәләр сөйләде. Хәзерге Чаллылар өчесе өч төрле булса да, кешеләре гадәт – холыклары белән аерылса да, аларны барысын Чаллыбаш авылы берләштерә: шул исемдәге елга башында матур урын табып төпләнгән булганнар моннан күп йөз еллар элек яшәгән бабайлар. Аннары Чаллыбаштан аерылып чыгучылар Яңа Чаллы авылына нигез салалар. Бусы, үз чиратында, берничә гасырдан, тагын бер авылны башка чыгарып, үзе Иске Чаллыга әйләнә. Бибае да шулай барлыкка килә. Димәк, бүгенге өч Чаллыда яшәүчеләрнең төпләре бер, уртак геннарыбыз бар дигән сүз.
    Тарихка сәяхәт кылганнан соң Муса Исхаков кыскача гына чыгыш ясады, бәйрәм үткәрү чыгымнарын күтәрешкән кешеләргә рәхмәт әйтте. Болар – заманында авыл советы рәисе булып эшләгән Нурлыхак Хәйдәровның кызлары, оныклары, бертуган Гатауллиннар, Рәис Сәгыйтов, Роберт Гадиев, Әнвәр Мәрдиев, Гомәр Исхаков, Марат Вәлиев, Марс Сафиуллин, Рәшит Мөхәммәтшин, Айтуган Вафин,  Әмир Хафизов гаиләсе ( ул әле трактор белән бәйрәм буласы мәйданны чистарткан, тигезләгән), Фәнис Гайсин җитәкчелегендә төзүчеләр бригадасы, Фирдүс Калимуллин, Илдар һәм Илшат Мингәрәевлар, башка бик күп юмарт, игелекле авылдашлар. Аларга гөрләтеп кул чаптылар, рәхмәт әйттеләр. Гомумән, бәйрәм күңелле булсын, кунаклар канәгать калсын өчен бик күпләр тырышлык куйган. Оештыру эшләрендә почта бүлекчәсе начальнигы Илсур Шәмсетдинов актив катнашкан. Рәмзия Хәнәфиева белән Равия Закирова берәр чиләк коймак камыры әчетеп килгәннәр. Ә Фирдүсә Сабирова, Рузалия Галләмова табаларда коймак чыжылдатып, самовардан кайнар чәй коеп теләгән һәркемне сыйладылар. Озын өстәлләргә табын әзерләгән иделәр. Микрофон аша берничә тапкыр өстәл янына чакырдылар. Радик белән Айрат Гатауллиннар бер сарык итеннән зур казан тутырып пылау пешерткәннәр, алар да кунакларны бушлай сыйлады. “Шәфкать туташыбыз Энҗе Шәмсетдинова, өч авыл клубы, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре – һәммәсе тырышты, бәйрәм матур, күңелле үтсен өчен күп хезмәт куйды,” – дип кат-кат рәхмәт әйтте ярдәмчеләренә Муса Исхаков.
    –    Күңелем белән авылыбыз көнен бик көттем, чөнки күптән, әти совет рәисе булып эшләгән  чордан бирле болай җыела алганыбыз юк иде. Оештыручыларга, авылдашлар, сезгә рәхмәт,– диде Казаннан кайткан Хаҗәр ханым Хәйдарова, аннары авылдашларына кызы Алсу Нәбиеваның  (кооперация институты ректоры) бүләкләрен тапшырды.
    Әйтергә кирәк, бүләк-күчтәнәчләр бик күп булды бу бәйрәмдә. Кемгә 55 тулган , 60 я 70 яшь җиткән, кем 80 не узган – барысын да сөендерделәр. Иң яшь гаилә, бала, иң чиста йорт-җир хуҗалары, әле генә армиядән кайткан егетләр ... – берсен дә калдырмадылар. Ә үзешчән җырчыларыбыз һәм әлеге дә баягы Алсу Нәбиева башкаладан оештырып җибәргән артистлар төркеме концерт күрсәтеп күңелләрне күрде. Алып баручы Эльвира Зиятдинова да бәйрәмгә матур төсмерләр өстәде. 
    Аннары төрле ярышлар, уеннар башланды. Чаллы халкы ул яктан “маладис”, ялындырып тормый, атылып чыгып биеп тә бирә, җитезлеген, көчен, булдыклылыгын бәйге-конкурсларда да күрсәтә... Үзләре әйтмешли : “Прастуй шул без!” Кирәк чакта андый сыйфат та бик урынлы, бигрәк тә бәйрәмдә!
    Менә шулай үтте Чаллы җирендә 40 ел күрелмәгән авыл көне. Беренчесе булды диярлек. Халык аны күтәреп алды. Димәк, соңгысы булмас!

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: