Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки якташлар җәмгыяте “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясен башлап җибәрде

    Әлки якташлар җәмгыяте район балаларына ярдәм итү нияте белән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясен башлап җибәрде.

    Хәйрия марафонына старт бирелүгә, дистәләп якташыбыз балалар файдасына акча күчереп тә өлгерделәр.

    Якташлар җәмгыяте район авылларында яшәүче йөздән артык балага яңа уку елына мәктәп кирәк-яраклары алуда булышуны күздә тота. Әлеге игелекле максатта 35 мең сумнан артык акча җыелган да инде.

    Акциягә кушылу өчен 89050209893 номерына акча күчерергә була. Исәп-хисап картасы шушы номерга бәйләнгән. Изге гамәлдән читтә калмыйк, райондашлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: