Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә Алинә Кабаеваның әтисе мәчет ремонтлауда булышкан

​​​​​​​Урта Әлки авылындагы “Мөгаллим” мәчетенең түбәсе үзгәртеп яңадан ябылды.

 

Әлеге зур эш Олимпия чемпионы Алинә Кабаеваның әтисе, Мәскәүдә яшәүче Марат Кабаев ярдәме белән башкарылды. Дин йортын төзекләндерүдә авыл халкы, якташларыбыз да булышлык күрсәткән.

Мәчетнең кыегына кар күп ятып, ул эрегәндә эчкә су үтә торган булган. Шуңа ремонт эшләрен кыекны яңартып ябудан башлаганнар.

Урта Әлкидә үзенчәлекле проектлы ике катлы мәчет 2010 елда  ачылган иде. Аны  шушы җирлектә туып үскән якташыбыз Нәзгать Мәгърифәтуллин төзетте. Беренче көннән үк мәчетнең имамы булып Радик Абдуллин сайланды.

Радик хәзрәт әйтүенчә, мәчеттә төзекләндерү эшләрен дәвам иттерергә ниятлиләр. Хәзер моның өчен кабат акча җыю бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев