Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкидә “Днепр” мотоциклы белән бүләкләнгән комбайнчы Мансур Даутов юбилеен билгеләп үтте

    Район газетасының 1970-1980 нче еллар төпләмәләрен карап утырам. Ул елларда комбайнчылар ярышында Иске Салманнан Мансур Даутов һәрчак алдынгылар исемлегендә булган икән. Заманында кыр батыры булган механизатор белән очрашып, сөйләшеп утырдык.

    Мансур абыйга хәзер 80 яшь. Гомере буе авыр хезмәт башкарса да, бирешмәгән – төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле.  Дөрес, инвалид санала – бер күзе начар күрә. Эшләгән елларда эретеп ябыштыру вакытында  күзенә очкын эләккән булган. Менә шуның михнәтедер, ди үзе. Совхозда аның төп хезмәте электрик булган. Ә урак өстендә бер ел да калдырмыйча бөртек суктыру комбайнына утырган. Һәм һәрчак алдынгы булган.

    Бер елны районның иң яхшы комбайнчысы Мансур Даутов хәтта “Днепр” бишекле мотоциклы белән бүләкләнә. Ә аңа премия итеп бирелгән палас- келәмнәрнең исәбе булмаган. “Социалистик ярыш ударнигы”, “Бишьеллык ударнигы” кебек мактаулы билгеләре дә  бихисап.

    Мансур абый сөйли:

    –Бер елны шулай кабинасыз “Сибиряк” комбайнында эшлим. Борчак суктыруга керешергә торабыз. Ә аны суктырганда бик тузан оча иде. Мин комбайнга Т-12 тракторы кабинасын беркетеп куйдым да рәхәтләнеп эшләдем. Берзаман КПСС райкомының беренче секретаре Нәҗип Бакиров белән Казаннан белгечләр килгән. Минем комбайнны бик кызыксынып карадылар, башкаларга да шулай кабина эшләргә кирәк, дип үрнәккә алдылар,–ди.

    Хезмәттә үткән елларын сагынып та, кинәнеп тә искә ала өлкән комбайнчы:

    –Безнең бүлекчәдә елның елында урып-җыю эшләре беренче булып төгәлләнер иде. Хәтеремдә, берсендә Нәҗип Бакиров үзе яныма килеп сөйләште: “Мансур, күрше хуҗалыкларга булышасы иде. Син барсаң, башкалар да иярерләр”, диде. Салман, Карга, Чаллы басуларыннан икмәкне җыеп алуда нык булыштык,–дип сөйли ул.

    Реклама

    Мансур ага Даутов районда үткән алдынгылар слетларының һәркайсында катнашкан, бик еш республика конференцияләре делегаты булган. Эшенә күрә хезмәт хакын да уч тутырып алган.

    –Лаеклы ялга чыкканда совхоз конторасында хезмәт хакым турындагы документларны таба гына алмыйлар. Коммунист идем бит, партия взносларын түләү кәгазьләрендәге мәгълүматлар буенча исәпләделәр пенсияне. Бик канәгать калдым,–ди Мансур абый.

    Ә бит егет чакта ул авылдан китәргә дә җыенган булган. Армиядән кайткач, чаялыгым бар, укырга барыйм әле, дип уйлаган.  Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла абый, “бу бала чыгып китсә, кире кайтмый”, дип, күрше авылдагы кызны димләтеп өйләндергән.

    –Бер дә үкенмим язмышыма. Салманнан килен итеп төшергән хатыным Рәфидә бик әйбәт булды. 58 ел тату гомер кичерәбез. Ул савымчы булып эшләде. Кыз һәм малай үстердек. Икесе дә гаиләләре белән Мәскәүдә яшиләр, безне алып китеп кунак итәләр,–дип канәгатьлек белән сөйли ветеран.

    Мансур абый авыр операцияләр дә кичергән. “Әйбәт табибларга тап булдым”,–ди. Хәзер тормышына шөкер итеп яши. Үзе игелекле гамәлләр кылып, намуслы яшәгәнгә Ходай аңа шулай бәхетле картлык насыйп иткәндер дә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: