Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Шәүкәт мәчетендә татарча диктант яздылар

29 октябрь районда бишенче татар теле дәресе узды.

Район үзәгенең Шәүкәт мәчетендә татар телен өйрәнү курсы кысаларында укытучы Миләүшә Фәттахова тыңлаучылар өчен татарча диктант үткәрде. Моның өчен ул татар язучысы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек сайлаган. Диктантны 25ләп кеше язды, шул исәптән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та. Ул туган телне саклау мөһимлеге турында искәртте һәм курсларга актив йөрергә чакырды. Диктант нәтиҗәләре киләсе дәрестә билгеле булачак.
Татар телен өйрәнергә яшьләр дә, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә йөри. Укулар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин тарафыннан расланган программа буенча уза. Татар теле дәреслеге федераль белем бирү стандартлары нигезендә авторлары Венера Гарипова-Хәсәншина һәм Рафилә Гыймазова тарафыннан төзелгән. Китап "Хузур-тынычлык" нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган.
Татар теле дәресләренә алты яшьтән алтмыш яшькә кадәр теләгән һәркем килә ала. Укулар атна саен пәнҗешәмбе 17:00 сәгатьтә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев