Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Чуаш Кичүе авылында яшәүче 90 яшьлек Габбас Зәйдуллин авыр сугыш елларын, Ленинградны дошманнан саклап һәлак булган әтисен искә ала

    Еллар үткән саен сугыш чоры хатирәләре күңелдә яңара бара. Ул чакларны онытырлык түгел. Безнең буынга туры килгән 1941-1951 еллар бигрәк авыр булды бит.

    Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 13 яшь иде. Бик яхшы хәтерлим – 1941 елның сентябрендә әтине фронтка алдылар. Ул көнне авылдан бик күп ир-атлар сугышка китте. Без аларны авылдан чыкканчы елап озатып калдык.

    Әтием Рәхмәтулла Зәйдуллин Мәскәү янындагы сугышларда яраланып кайткач, ике атна авылда торды. Шуннан аны кабат фронтка алдылар. 1942 елда ул Ленинград блокадасына эләгә. Анда ике мәртәбә яралана. Ул вакытта аннан байтак хатлар алдык. Госпитальдән дә яза иде. Соңгы хаты 1943 елның 15 сентябрьдә килде. Әлеге хатларның берничәсе гаиләбезнең кадерле ядкәре булып әле дә саклана.

    Быел гыйнвар аенда Ленинградны дошман  камалышыннан азат итүгә 75 ел тулу ил күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Ул көннәрдә камалышта яшәүче шәһәр күренешләре кадрларын телевизордан да еш күрсәттеләр. Үлеләрне   Пискарев зиратына җирләргә чана белән тартып баруларын елый-елый карап утырдым. Минем әтине дә шулай җирләгәннәрдер инде.

    1942 елда әтинең энесе Якуб абый фронтта һәлак булды. Аның Украинаның Львов шәһәрендә җирләнгәне турында хәбәр килде. Ә 1943 елның сентябрендә Госман абыемны да сугышка алдылар. Ул Суслонгер ачлыгын кичереп, 1944 елны фронтка җибәрелә. Карпат тауларын үтеп, Румынияне, Венгрияне азат итүдә катнашып, сугышны Чехословакиядә тәмамлый. 1950 елга кадәр Көнбатыш Украинада  әле хәзер дә баш күтәрүче бандеровчыларга каршы сугышып, 1953 елда исән-сау кайтып, Башкортстанның Октябрьск шәһәренә урнашты. Ул 1916 елны 92 яшендә вафат булды.

    Сугыш елларында авылда тормыш бик авыр булды. 1942 елны  мин 7 сыйныфны тәмамлагач совхозда эшли башладым. Иң авыр эшлдәр безнең буынга туры килде. Ничек кенә булмасын, яшәргә, эшләргә тырыштык, Җиңү көнен якынайтуга бик зур өлешебезне керттек.

    Мин гел әтинең кайда җирләнгәнен белү, аның каберенә баш ию теләге белән яшәдем. 1980 елда  без хатыным Гөлсем белән Ленинградка бардык. Самолетта очтык, билет бәясе бер кешегә 36 сум иде. Биредә 1943 елда һәлак булган әтинең каберенә килдек, дигәч, безне бик зурлап каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар. Икенче көнне Пискарев зираты мемориалына юл тоттык. Зиратка кергәч ике ягында да музей, анда сугыш чорындагы бик күп экспонатлар. Дошман камалышы вакытында Ленинградта яшәүче бер кешегә бирелгән 125 грамм ипи кисәге, сугышчыларның киемнәре, кораллары...

    Аннан соң рәт-рәт каберләр тезелеп киткән. Уң якта – дошман белән бәрелешләрдә һәлак булган сугышчылар, сул якта камалыш вакытында вафат булган Ленинград халкы җирләнгән. Барысы 650 мең кабер, диделәр. Безнең әти җирләнгән урынны күрсәттеләр, өченче рәтнең алтынчы урыны, дип әйттеләр.

    Каберлекнең аргы башында – кулына чәчәк тоткан Ана һәйкәле. Кайгылы музыка уйнап тора.

    Мемориалдан чыккач, әти һәлак булган урынны – “Невский пятачок” дигән җирне барып карадык. Аны  сугыш вакытында ничек булган, шул килеш тоталар икән. Буш патроннар өелеп ята, окоплар да шул килеш.

    Болардан соң тагын өч көн патша сарайларын, Эрмитажны, фонтаннарны карап йөреп, поезд белән өйгә кайтып киттек. Әти сугышкан урыннарны үз күзләрем белән күрүдән алган тәэсирләр күңелдә гомер буе саклана.

    Менә инде Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылыйбыз. Үзем белән бергә яшәп, эшләп үскән дусларымны, барлык райондашларны шушы олы бәйрәм белән тәбрик итәм, һәркемгә исәнлек-саулык телим. Безгә, сугыш ветераннарына, яшәр өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Хәзерге яшьләр ярдәм итәләр, кирәк әйберне китереп бирәләр. Пенсияне дә өйгә китерәләр. Кибетләрдә нәрсә кирәк, бар да бар. Үзара аралашу, хәл-әхвәл белешү өчен өйләребездә телефон эшләп тора. Бүгенге тормышка разый булып, шатланып исән-сау яшәргә язсын. Киләсе елларда да Җиңү бәйрәмнәрен күрергә насыйп булсын.

    Габбас Зәйдуллин,

    Чуаш Кичүе авылы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: