Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы Иҗтимагый советы утырышы: ялган хәбәр таратучылар җавапка тартылсын

    Бүген Базарлы Матакта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда райондагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр хакында сүз барды. Әлеге чараны үткәрүгә этәргән сәбәп - Интернет челтәрендә райондагы милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе хакында хәбәрләр пәйда булу. Төгәлрәк әйткәндә, Интернеттагы берничә портал Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Базарлы Матак урамнарында "Шариатский патруль" һәм "Русские...

    Бүген Базарлы Матакта район Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда райондагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр хакында сүз барды.

    Әлеге чараны үткәрүгә этәргән сәбәп - Интернет челтәрендә райондагы милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе хакында хәбәрләр пәйда булу. Төгәлрәк әйткәндә, Интернеттагы берничә портал Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә Базарлы Матак урамнарында "Шариатский патруль" һәм "Русские пробежки" төркемнәренә керүче яшьләр арасында ызгыш-бәрелешләр булу хакында мәгълүматлар бастырганнар иде.

    Утырышта, Иҗтимагый совент әгъзаларыннан тыш, район җитәкчеләре, дини оешмалар вәкилләре, хокук саклау органнары башлыклары, яшьләр, мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Совет утырышында шулай ук Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре бүлеге мөдире Илдар Галиев, Федераль хәвефсезлек службасы ТР идарәсе хезмәткәре Ирек Незеев, республика мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнаштылар.
    Район Иҗтимагый советы рәисе Рәис Галләмов, киңәйтелгән утырышны ачып, районны характерлаучы кайбер мәгълүматлар белән таныштырып үтте.
    -Районыбызда 13 меңгә якын татар, 4 меңгә якын чуаш, 3 меңнән артык рус кешесе һәм бүтән 43 милләт вәкилләре яши. Алар күп еллардан бирле иңгә-ин торып хезмәт итәләр, тату көн күрәләр. Бездә милләтара гаиләләр дә күп, үткән 2013 елда гына да 28 милләтара никах теркәлгән. Районыбызда 29 мөселман, 4 православие дини оешмасы бар,-ди Рәис Галләмов.
    Район имам-мөктәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдинов та төрле милләт һәм дин халыкларының районда бердәм һәм дус яшәүләрен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, районда хәзер 29 мәчет эшләп тора. Аларның өчесе - Базарлы Матакта. Мәчет ишекләре һәркем өчен ачык. Районда нинди дә булса дингә өстенлек бирү, шул нигездә кемнедер кимсетү, гаепләү кебек хәлләр булганы юк. Район яшьләре арасындагы низаглар турында Интернетта күренгән хәбәрләр бары тик уйдырма, бездә яшьләр тәртипле, тәүфикълы, диде район мөктәсибе.
    Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков та Ислам хәзрәтнең сүзләрен хуплады. Ул үзен ислам динен кабул итәргә өндәү, куркыту, янаулар хакындагы хәбәрләрнең чеп-чи ялган булуын әйтте. Мондый хәбәрләр - райондагы төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне бозуга юнәлдерелгән провокация, ди чиркәү настоятеле.
    Район яшьләре исеменнән чыгыш ясаган Роман Шәрәфиев һәм шәхси эшмәкәр Бахриддин Баходуровның фикерләре аваздаш яңгырады. Алар икесе дә Әлки районына читтән килеп урнашканнар. Биредә халык бик әйбәт, үзара ярдәм итешеп яшиләр, яшь гаиләләр өчен бик күп торак төзелә, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен дә мөмкинлекләр бик зур. Шуңа без монда рәхәтләнеп яшибез, эшлибез, төрле милләтләр, православныйлар һәм мөселманнар арасында үзара дошманлык хисләрен беркайчан очратканыбыз юк. Ә Интернетта пәйда булган әлеге хәбәрләр ялган гына, ди алар.
    Татарстанның Көньяк регионы казые Алмаз Шәрифуллин Әлки районында бик еш булуын, биредә халыкның чыннан да дустанә гомер итүен әйтеп узды. Без барыбыз да бер дәүләт халкы. Ә пәйгамбәребез теләсә нинди динне тотучыларга үзләре яшәгән дәүләт җитәкчеләренә һәм законнарына буйсынырга куша. Исламда бернинди көчләү, мәҗбүриләү юк. Әгәр кемдер исламга күчәргә өнди икән, бу инде эстремизм, радикализм була, дип аңлатты казый. Безнең Россия көчле, куәтле дәүләт булып ныгып килә. Аның халкының бердәмлегеннән көнләшүчеләр, дәүләтне эчтән җимерергә теләүчеләр төрле провокацияләргә барырга, халыкларны үзара ызгыштыру өчен ялган хәбәрләр таратырга мөмкиннәр. Мондый провокацияләргә бирешмәскә, безгә - төрле дин вәкилләренә һәрчак бергә, бер сүздә булырга кирәк. Мин районда төрле кешеләр белән очрашып сөйләштем, ИНтернетта күренгән хәбәрләрнең ялган булуына инандым, диде казый Алмаз Шәрифуллин.
    Алексеевск поселогы храмы настоятеле, Алексеевск һәм Әлки районнары благочинные протоиерей Павел Чурашов та район халкын провокацияләргә бирешмәскә, моңа кадәр ничек тату һәм бердәм яшәсәләр, киләчәктә дә шушы дөрес юлдан тайпылмаска чакырды. Мөселман һәм православие бәйрәмнәрен бөтен халык белән бергәләп бәйрәм итәргә кирәк, бу үзара дуслыкны тагын да ныгытачак, диде ул. Протоиерей Павел Чурашов, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Базарлы Матакта берничә ел элек салына башлаган чиркәү төзелешен тизләтүдә һәм төгәлләүдә ярдәм итүләрен сорады. Ул шулай ук районда якшәмбе мәктәпләре ачу зарурлыгына басым ясады, моның өчен бина кирәклеген әйтте.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин Базарлы Матак яшьләре арасындагы милләтара ызгышларның уйдырма булуын конкрет мисаллар белән дәлилләде. Протоиерей Андрей Зиньковның өенә һәм машинасына ут төртү турындагы хәбәр дә артык күпертелгән, диде ул. Аның белдерүенчә, әлеге җинаять 2011 елда эшләнгән булган. Гаепле кеше ачыкланган. Судта Кувшинов фамилияле әлеге бәнде гаебен таныган, ут төртүне рухани белән икесе арасындагы шәхси мөнәсәбәтләр аркасында эшләвен әйткән. Александр Никошин Базарлы Матакта чиркәү төзелешен тизләтү буенча да чаралар күреләчәген, моның өчен эшмәкәрләрдән һәм халыктан средстволар җыячагын әйтте.
    Киңәйтелгән утырышта чыгыш ясаучылар күп булды. Иҗтимагый совет әгъзалары да, бүтән катнашучылар да районда милләтара татулык хөкем сөрүенә басым ясадылар, Интернетта ялган хәбәрләр таратучыларны, шул рәвешле районга, аның халкына пычрак атучыларны ачыклап, җавапка тартуны сорадылар. Массакүләм мәгълүмат чаралары җентекләп тикшерелгән фактлар хакында гына хәбәр итсен иде, дигән фикерләр дә әйтелде.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: