Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Редакциягә Чуаш Кичүеннән сөт җыючы Ришат Нуруллин үтенеч белән килгән

    Редакциягә Чуаш Кичүеннән сөт җыючы Ришат Нуруллин үтенеч белән килгән.

    Ул Борискино, Иске Әнҗерә, Исәлек һәм Чуаш Кичүе авыллары халкыннан сөт җыя. Яңарак кына аның бер көн җыйган 1600 килограмм сөтен кабул итү пунктында кире борганнар. Сәбәбе - анализ алгач, сөттә антибиотик матдәләр табылган. Мондый сөтне күмәртәсе белән я түгәргә, ә инде тапшырырга урын таба алсаң, арзанрак бәягә биреп котылып була икән.
    Башка сөт җыючыларның да мондый хәлгә тару очраклары бар, ди Ришат Нуруллин. Ул халыкка мөрәҗәгать итеп, савым сыерын антибиотик уколлар ясап дәвалаганда сөтне тапшырмый торуны сорый. Югыйсә бит бер кеше тапшырган сыйфатсыз сөт бөтен җыелган продукцияне юкка чыгара.
    Без әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде:
    -Терлек авырмыйча тормый инде ул. Бигрәк тә савым сыерлары бозаулагач төрле чирләргә тиз бирешәләр. Менә шул вакытта халык малкаен тизрәк савыктыру өчен төрле уколлар куллана башлый.
    Сыерга антибиотик уколлар ясаганнан соң 42-78 сәгать узгач (уколның тәэсире нинди булуга карап), савып алынган сөтне генә эшкәртүчеләргә тапшырырга ярый. Ә шул вакыткача савылган сөт әчи һәм башка сөт продукциясе ясарга яраксыз була. Алай гына да түгел, бер антибиотиклы сыер сөте 10 тоннага чаклы продукцияне сыйфатсызга әйләндерә. Шуңа да сыер асраучыларга малны антибиотик дарулар белән дәвалаганда аның сөтен эшкәртүчеләргә тапшырмаска кирәк. Ә үзең өчен кайнатып кулланырга яисә катык, эремчек, каймак, май ясау өчен файдаланырга ярый. Антибиотиклы сөтне яшь малларга эчерергә дә мөмкин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: